Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине!(30) Татарстан-Владивосток-Русия-БДБ илләре


Ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән ана 60 ел буе үзенең кызын эзли. Русия телеканалындагы “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов әйтүенчә, бу хәл 1947 елда ук Казанда булган.

“Бу хатта Илфан Хаҗиева үзенең кызы Зәнфирә Тимербай кызы Солтанованы (Султанова) эзләве турында яза. Бер яшьлек баласы булса да, 1947 елда Илфанны хөкем итәләр. Аңа 2 ел төрмәдә утырырга туры килә. Башта, имезгән вакытта, аның баласы үзе белән була. Әмма Зәнфирәгә бер яшь тулгач, аларны аералар. Кызын балалар йортына бирәләр.

1949 елда Илфан Хаҗиева төрмәдән чыга. Кызын алырга дип балалар йортына барса, авырып китте дип, күрсәтмәгәннәр. Ә тагын соңрак бер баргач, Зәнфирә балалар йортында булмаган инде. Менә шул гомердән бирле ул кызын эзли һәм аның турында бер нәрсә дә белмим, дип язган Илфан Хаҗиева”, ди Илгизәр Шәрәфетдинов.

Вадим Вазыйх (Вазих) улы Абдуллин әбисе һәм бабасы Роза белән Мәҗитне эзләтә.

Вадим Абдуллин 1962 елгы. Ул әтисенең Владивостокта вафат булып, Казанда күмелгәнен генә белә. Әбисе Роза һәм бабасы Мәҗит Абдуллиннар, бәлки исәннәрдер, Казанда яшиләрдер, дип өметләнә.

Илгиз Рахматулла улы Юнусов үзенең туганнары Феликс белән Людмиланы эзли.

Алар Русиядә һәм элекке советлар берлегенә кергән илләрдә яшәргә мөмкин.

“Людмила 1955 елгы, Феликс 1957 елгы, дип яза ул алар турында. Аларның әти - әниләре аерылышкач аралары өзелә”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.

XS
SM
MD
LG