Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

2008 елда Сембер татарлары


Сембер татарлары өчен узган ел уңышлы булды.

Әлбәттә, беренче чиратта Кол Гали һәйкәлен ачуны әйтергә кирәк. “Болгар яңарышы” һәм “Туган тел” оешмалары бөек шәхесебез тууының 820 еллыгына 5 ел элек үк бу яктан зур тырышлыклар куйганнар иде. Мәсьәлә “өлгермәгән” булып чыкты ул вакытта. Ниһаять, бу хыял тормышка ашырылды.

Татар мәдәни үзәгенең үз бинасында эшли башлавы – икенче зур уңыш. Һәм эшләр болай барса, ул буш тормас кебек. Һәрхәлдә, соңгы арада анда узган байтак чаралар шуңа өметләнергә нигез бирә дә.

Тагын бер мөһим яңалык. Ел ахырында “Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге җитәкчесе Софья Орлованы эшеннән алдылар. Югыйсә, татар милли хәрәкәте активистлары бу учреждениенең исемен үзгәртебрәк “үстерү” түгел - “үтерү” үзәге дип тә атыйлар иде. Хәзер “С” авазы үз урынына кайтыр кебек: директор урынына татар кызы Нурия Туркова билгеләнде. Ул, өлкә мәдәният идарәсенең методисты сыйфатында, 1988 елдан ук “Туган тел” оешмасы уздырган барча чараларга да ярдәм күрсәтеп килгән татар кызы.
Нурия ханым белән әңгәмә аның шушы вазифага алынуына канәгатьлек хисләре белдерүдән һәм бу яңа урында уңышлар теләүдән башланды.

- Сезнең белән, “Өмет” газетасы, автономия белән берлектә эшләрбез дип өметләнәм. Үзем генә берни дә эшли алмам.

- Монысы аңлашыла инде. Ә анык план-ниятләрегез нидән гыйбарәт?

- Әле өйрәнәм генә. Мин бит урыс мәдәнияте буенча гына методист булып эшләдем. Хәзер алдымда милли культураларны өйрәнү бурычы тора. Сез яшь башкаручылар конкурсында булдыгыз бит. Анда Ишеевкадан килгән яшь малайның “Сарман”ны җырлавы миңа бик ошады. Әти-әниемнең шуны җырлаганнары искә төште.

- Ә иң беренче анык-конкрет гамәлләргә килсәк?

- Кәгазьдә саналган барлык коллективларның иҗат фестивален уздырырга ниятлибез. Ул гыйнвар аенда – өлкәбезнең 60 еллык юбилеена багышланачак. Иң зур бурыч дип татар театрын оештыруны саныйм. Татар театрының тамырлары тирән, халкыбыз талантларга да бай. Мине бүгенге мәдәниятыбыз торышы канәгатьләндерми. Аерым кисәкләр, концертлар, җыеннар гына – чын эш түгел әле ул. Кеше, мәдәниятне куллану белән генә чикләнмәскә - үзе дә иҗат итәргә тиеш. Әгәр үзем дә берәр коллективка керсәм, татар телем дә шомарыр иде. Әлегә мактана алмыйм: ирем урыс кешесе – өйдә урысча сөйләшәбез.

- Өлкә буенча бик сирәк авылларда гына үзешчән сәнгать коллективлары бар. Татар мәдәнияте үзәге буларак, барча авылларда да моңа өлгерү бурычын куймыйсызмы үз алдыгызга?

- Безнең өлкә үзәгендәге коллективлар үрнәк булырга тиешләр. Һәм иң беренче бурыч – методик ярдәм. Барча коллективларыбызны “супер” итү өчен тырышырга исәп.

- Һәм моңа кадәр андый коллективларга ия булмаган авылларда туар дип өметләнергә…

- Әйе, әйе. Һәм өметләнергә генә түгел.

XS
SM
MD
LG