Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

2008 елда Самар татарлары


2008 ел Самар татарлары өчен игелекле ел буларак тарих киштәсенә кунды. Самар җирлегендә татарның милли аңын, горурлыгын үстерүдә, мөселманлыкны ныгытуда зур көч куйган “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 20 ел тулды. Узган елда һәр мәдәни чара шул датага багышланды. 20 ел эчендә милли хәрәкәт аша йөзләгән кеше узды, ләкин дә 20 ел буена милләткә хезмәт итүчеләр исемлегендә Илгиз Кәлүч, Азат Надиров, Әхмәт Нафигин, Мансур Ямалетдинов, Шамил Баһаутдин дә бар. Ә инде мәктәп укучылары булып килеп кергән Фәрһәд Мәхмүтов белән Наилә Сабирҗанова бүген милли хәрәкәттә чыныккан яшьләребез.

Самар татар милли хәрәкәтенең уңышы шунда ки, яшьләр төркеме дә, хатын-кызлар бүлеге дә аерым оешмалар булып түгел, ә “Туган тел” җәмгыяте канаты астында үзләренең эшчәнлекләрен алып бара.
2008 елда Самарда мөстәкыйль “Болгар фонды” оешты һәм үзенең беренче эш җимеше итеп Самарның Зубчаниновка бистәсендә “Болгар яңарышы” исемле мәчет сала башлады. Шулай итеп, ерак болгар бабаларыбызның даһи тормышы Самар каласында булгар исемен халыкка якынайту белән башланып китте.

Өлкәнең Подбельск шәһәрендә Похвистнево районына кергән татарлар “Туган тел” оешмасын теркәде. Районда 8 татар авылы, шуларның иң данлыклысы – Гали. Галидә халык бай яши, гөрләп урта мәктәп эшли. Һәр елны 18-20 бала туа, кырларны фермерлар эшкәртә, ел әйләнәсенә яшел кыяр, помидор үстереп саталар. Биредә уңган, булдыклы, дини татарлар яши. Өч мәчет, мәдрәсә эшли. 2013 елны Галигә 400 ел була!

Инкыйлабка кадәр татар дөньясында икътисади җурнал тик Самарда гына чыккан. Аны мулла Фатих Мортазин чыгарган. Фатих Мортазин түрәләргә газет чыгару нияте белән мөрәҗәгать иткән булган, ә өстәгеләр сәясәттән ерак булган басмага гына рөхсәт биргәннәр. “Икътисад” җурналының 100 еллыгы уңае белән “Яктылык” мәктәбендә зур фәнни конференция узды.

Самарда Берләшү көненә багышланган зур митингта губернатор Владимир Артяков халык арасына төште. “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Бульхин губернаторга чиккән татар халатын кигезде һәм Тукай фотоалбомын бүләк итте. Ә Самар шәһәренең татар мөхтәрияте рәисе Җәмил Вәлиуллин Владимир Артяков башына түбәтәй кигезде һәм “Русия империясенең Ислам институтлары” исемле китап бирде, 11яшьлек Диләрә губернаторга Габдулла Тукайның 15 телдә басылган “Шүрәле” әкиятен тапшырды.
Җирле шагыйрьләр Марат Сафин, Рәшид Морзакаев, Фәния Кәримова, Саимә Морзаханова үзләренең шигъри җыентыкларын бастырды.

Самар Җәмигъ мәчете каршында һәрберсе бишәр мең тираж белән басылган татар һәм рус телләрендә “Сәлам” газеталары чыкты.
Бөгелмә галимәсе Эльза Гыйбадуллина Самар губерниясендәге татарлар турында саллы хезмәт язды һәм калын китап итеп бастырды. Юлия Гусева Самар мөселманнарына багышланган китабын Түбән Новгородта чыгарды.

Интернетта Самар татарларының www.tatarlarasamara.ru дигән рәсми сайты эшли башлады.

Самар өлкәсендә 86 мәчет эшли һәм алар арасында 100 еллык тарихлары булганы да җитәрлек. Мәчетләр реконструкцияләнергә мохтаҗ, сипләү кирәк. Бу чыгымнарга өлкә бюдҗетыннан 200 миллион сум акча каралган һәм инде ремонт эшләре план буенча бара. Самар Җәмигъ мәчетенең тирәсен 650 метр озынлыктагы таш койманы тотып бетерделәр. Капкалар 13 миллионга төште.
Әлбәттә, болар Самар татарлары тормышындагы уңай күренешләр, барчасы да милләт балаларының тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган эшләр.

Әмма дәүләт татарфыннан татар телен изү дәвам итә. Беренче сыйныфларда Әлифба укытылмады, татар теле дәресләрен кыскарту дәвам итте. Самар өлкәсенең 130 мәктәбендә павослав культурасы укытыла башлады.

Бу сүздә шулай атала, чынлыкта исә ул чын мәгънәсендә православ дине. Самарның бер мәктәбендә класста укытучы балаларны чукынырга өйрәткән һәм чукынып күрсәткәч, балаларга кабатларга кушкан, араларында татар балалары булган. Ике арада чыккан низагъны әлегә мәгариф министрлыгы тикшерә.

XS
SM
MD
LG