Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ослода Израильгә каршы урам җыены куып таратылды


Норвегия башкаласында Израильнең фәлестиннәргә каршы хәрби чараларына протест белдереп урамга чыккан халыкны полиция куып таратты. Израиль илчелеге янында фәлестин халкын яклап җыелган кешеләр һәм полиция арасында бәрелешләр булган, дип хәбәр ителә.

"Башта чара тыныч барды. Җыелган халык шәһәр буйлап парламент яныннан Израиль илчелегенә килде. Шунда тәртипсезлекләр башланды. Урам җыенында катнашучылар бинага ата башлады, бензин салып чүп чиләкләренә ут төртте, полициягә ташлар атты. Без яшьләндерү газы кулланып халыкны таратырга мәҗбүр булдык", дип сөйләде Осло полициясе башлыгы Тор Лангли.

Норвегиянең башка кайбер шәһәрләрендә дә фәлестиннәрне яклап урам җыеннары узды. 9 кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG