Accessibility links

Израиль һөҗүме дәвам итә: 350 кеше һәлак булды


Израиль Хәмәскә каршы сугышны атналарча дәвам итәргә әзер булганын белдерде. Саклану министры урынбасары Матан Вилнай сүзләренә караганда, Хәмәс көчсезләнә бара, әмма "Израильнең сугышны дәвам итәргә көче бар".

Израиль бүген һөҗүмнәрен дүртенче көн дәвам итә. Фәлестин табиплары 350ләп кеше һәлак булды, дип белдерә. БМО хәбәрләренә караганда, 60лап тыныч кеше үлгән. Израиль ягында 3 тыныч кеше һәм 1 хәрби һәлак булган.

Израиль, хәрби чараларның максаты - Газзәдән үз җирләренә ракета һөҗүмнәрен туктату, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG