Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елда Удмуртия татарлары


Шатлыклары, сөенечләре, мәшәкатьләре белән 2008-нче ел да узып китте. Ел башында без ниндидер бер могҗизага ышанып, матур үзгәрешләр көтеп яңа елга аяк басабыз. Өстәлдәге календарьнең соңгы битләре калган. Күңеленнән һәр кеше үткән атналарга нәтиҗә ясый. Кемнендер эше уң булган, кемдер яхшы ял иткән, кемнеңдер гаиләсендә үзгәрешләр барлыкка килгән… Ә милли тормышта ниләр булган? Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов белән 2008-нче елда башкарылган гамәлләрен барлап, киләчәккә планнар хакында фикер алыштык.

Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, быел Удмуртия татарларының милли оешмалары бердәм булып халкыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә күп кенә эшләр башкарган. Алар республика тарихына да кереп калачак чаралар. Мохтарият тарафыннан уздырылган берничә зур чара хакында Ирек Шәрипов үзе дә тәфсилле мәгълүмат җиткерде. Болар милләтебез өчен хәл иткеч чаралар. Беренчесе - милли мәгарифне саклап калу буенча башкарылган гамәлләр. Инде берничә ел рәттән күтәннән килгән мәсьәләләр арасыннан – Ижаудагы татар классик гимназиясенең киләсе елдан яңа бинага күчерелү проблемасы хәл ителде дип әйтергә мөмкин.

“Шулай ук милли мәдәниятне үстерү буенча да мактанырлык уңышларыбыз бар. Удмуртиянең Русиягә кушылуының 450 еллык тантанасына Ижауда халыклар дуслыгы йорты ачылды. Анда, беренчедән милли оешмаларга аерым бер бүлмә бирелде, һәм дуслык йортында штатка ике татар белгече эшкә кабул ителде. Алар биредә профессиональ дәрәҗәдә мәдәният өлкәсендә эшне алып барачаклар”, ди Ирек Шәрипов.

Нәкъ шушы милләттәшләребез җитәкчелегендә быел республика күләмендә икенче тапкыр Рәшит Ваһапов фестивале узды. Бу чара Удмуртиянең районнарында да милли мәдәниятне үстерүгә бер этәргеч булды. Районнарда яңа ансамбльләр тупланды, иң сөендергәне, алар борынгы йолаларыбызга мөрәҗәгать итте.

“Шулай ук тарихка кереп калачак тагын бер әхәмияткә ия республикакүләм чараларнын берсе – ул Ижауда оештырылган милли бәйрәмебез Сабантуе. Бәйрәм икенче ел рәттән шәһәр стадион кысаларында түгел, ә табигать кочагында – матур аланда үтә. Дөрес, моны кемдер кабул итте, кемдер юк. Әмма Сабантуена үткән ел белән чагыштырганда быел халыкның тагын да күбрәк җыелуы, аның оешкан төсте узуы, шулай ук бәйрәм белән татарлар гына тугел, башка халыкларның да кызыксынуын дәлилләде”, ди Ирек Шәрипов.

Шулай итеп, Удмуртия татарларының мили-мәдәни мохтарияте истә калырлык зур гына чаралар оештырган. Киләсе елда да халкыбызның мәнфәгатьләрен яклау дәвам ителер, хәзердән үк куркыткан финанс кризистан чыгу юлларын билгеләп, тагын да матур бәйрәмнәр, чаралар уздырылыр дип өметләнә Ирек Шәрипов.
XS
SM
MD
LG