Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең ТИҮ милли компонентны якларга җыена


Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең яңа елда беренче гамәле – милли компонентны саклау буенча мөрәҗәгате булачак.

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнюн Мирзаянов быелгы елның гаилә елы булып игълан ителүе сәбәпле, игътибарны күбрәк гаиләләргә бирдек дип башлады сүзен ул. “Башка милли оешмалар белән эшне бүлешеп – кирәк икән бер-беребезгә ярдәм итеп, 2008 елга билгеләнгән планнарны үтәргә тырыштык диде ул. Нинди генә чара булмасын, хәрвакыт аларны туган телебездә алып барырга омтылдык. Бу мәсьәләләрне Удмуртия ТИҮ үзәгенең гыйнварь аенда узган пленумында тикшереп кабул иттек һәм аларны гамәлгә ашырырга тырыштык”, диде Мирзаянов.

Шулай ук 2008 ел ТИҮ-нең хисап һәм сайлау елы да булган. Ел башында ТИҮ-нең 7-нче корылтае булып узган. Анда көн кадагындагы мәсьәләләр –татар телен укытуны саклап калу, мәдәни чаралар оештыру, төбәкләр белән элемтәне ныгыту куелган. “Районнарда милли бәйрәмебез Сабантуен оештыруны, аларны хәмерсез уздыруны максат итеп куеп, аны гамәлгә ашырырга да мөмкин булды”, дип уртаклашты Фнюн Мирзаянов.

“Корылтай үткән өч елга нәтиҗәләрен ясады. Нинди эш алымнарын үзгәртергә, җәмәгатьчелек белән ничек эшләргә һәм башка эшләргә нәтиҗә ясады. Соңгы вакытта милли оешмаларыбызның артуы сәбәпле, Казан белән дә аралар якынайды, безгә эш алымнарын үзгәртергә кирәк иде. Шуңа да бер-беребезне кабатламаска, ә яңарак ысулларны кертергә тырыштык. Әгәр дә Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте республика Сабантуен уздырырга планга керткән икән, ТИҮ бәйрәмне районнарда оештырды. Хәтта элек булмаган җирләрдә үткәрергә тырыштык. Ул хәмерсез уза һәм башка халыклар тарафыннан да искә алына торган матур бер гадәткә әверелеп бара. Бәйрәмдә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре һәм район җитәкчеләре дә бик теләп катнаша. Алар өстән төшерелгән боерык белән үткәрелми, ә халыкның үз теләге белән оештырыла, шуңа да яңа уеннар, ярышлар килеп чыга”, диде Фнюн Мирзаянов

Шулай ук ТИҮ катнаш гаиләләрдә үсеп килүче балалар өчен татар теле курсларын оештырып, ана телендә сөйләшергә өйрәтүләрен, бу уңайдан мәчет белән тыгыз элемтә булдырып – яшьләргә гарәп телен дә укыту алып барган.

“Ниндидер сәбәп белән туган телен өйрәнми калган кешеләрне телебезгә тартырга тырыштык. Әле татар телен белмәгән егетләребезгә гарәп теле нигезендә туган телебезне өйрәнү мөмкинлеген күрсәттек. Безнең мәчетләребездә һәрвакыт татар телендә вәгазьләр сөйләнә. Шуңа татарча сөйләшә белмәгән егетләр дә саф татар телендә аралаша башлады”, ди белдерде Мирзаянов.
Шулай ук ТИҮ президенты Ижау шәһәренең үзәгендәге мәчет төзелешен дә үз күзәтүендә. Анда 2008 елда сизелерлек үзгәрешләр булуын да билгеләде.
“Халкыбызның тырышлыгы белән бу мәчет төзелеше төгәлләнеп килә. Бүген аның гөмбәзе куела. Киләсе елга ике манарасын куярга кала. Бу төзелеш халкыбызга берләшү өчен дә бер фактор булды”, ди ул.

Хәзер ТИҮ гыйнварь азагына билгеләнгән пленум утырышына әзерләнә. Пленумда иң мөхһм мәсьәләләрнең берсе булып – укыту процессында милли-региональ компонентны саклап калу торачак. 2009 елда Удмуртиядә яшәүче татар халкының мәнфәгатьләрен яклау буенча башкарыласы эш планы кабул ителәчәк.

“Милли-региональ компонентның мәктәпләрдән чыгару куркынычы янавын яхшы аңлыйбыз. Алдагы пленумда моңа карата әзерлекле эшләнгән документларыбыз булачак. Аларны Русия президентына халкыбыз исеменнән җиткерергә тырышачакбыз”, дип тәмамлады сүзен ул.
XS
SM
MD
LG