Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

30 декабрьдә күпләр Яңа ел бәйрәмен үткәрергә әзерләнсә, өлкән буын бу көнне Советлар берлеге туган көн буларак та хәтерли. Соңгы вакытта сәясәт белгечләрен исә, илдә совет чоры идеяләрен хуплау һәм аларга кире кайту теләге булу да борчый.

1922 елның 30 декабрендә Русия, Украина, Белорус, Кавказдагы республикалар берләшә. Халык күңеленә коммунистик тәрбия, Сталин чоры белән кереп калган бу берлек 1991 елда җимерелгәннән соң, яңа буын кешеләре илгә совет идарәсе беркайчан да кайтмаячагын фаразлаган иде. Бүгенге көнгә кадәр, совет чоры билгеләре кире кайта дигән фикер ахмаклык саналса, хәзер бу турыда күпләр уйлана башлады. Шушы көннәрдә генә нәтиҗә ясалган “Русия исеме” бәйгесендә дә Сталин өченче урында тора. Гәрчә бу шәхеснең югарыга үрмәләвенә күпләр ышанмаган иде.
Заманалар үзгәрсә дә, дәүләт белән идарә итү дә коммунистлар әле дә бар. Бүген алар хакимияткә кайтырга риза, әмма элек советлар берлегенә кергән илләр генә берләшергә теләмәс, мөгаен. Алай гына да түгел, Балтыйк илләре, Әрмәнстан Русиядән китте. Грузия дошман буларак аталды. Украина белән дә җитди проблемалар юк түгел. Әмма шулай да бүген совет чорының кайбер идеяләре яши.
Соңгы вакытта сәясәт белгечләрен, илдә совет чоры идеяләрен хуплау һәм аларга кире кайту теләге булу да борчый. Иң элек монда, хөкүмәтнең җинаятьчелек кодексындагы “илгә хыянәт һәм шпионаж” маддәсе эчтәлегенә үзгәрешләр кертүне әйтергә кирәк.
Сталин һәм коммунистик тамгаларны Татарстанда да зурлыйлар. Соңгы бер-ике ел эчендә Арча районы үзәгендә II дөнья сугышында вафат булучылар һәм Сталин истәлегенә ике зур һәйкәл куелды.
“Азатлык” радиосында бу турыда хәбәр чыккач “Matbugat.ru” сәхифәсе укучылары да бу мәсьәләгә битараф түгеллеген күрсәтте. Күпләр Арчада Сталинны хөрмәтләүне хупламый.
Мәсәлән, Роза исемле укучы, бу хәлне хурлык һәм Явыз Иванга һәйкәлне кая куярлар икән дип яза.
Исемен калдырмаган бер укучы исә, бу хәлләрне Арча ветераннарының бүгенге хакимияткә уч итеп эшләнгән гамәле, ди. Янәсе алар бүген Арча халкын талап баеп яткан эшмәкәрләр белән канәгать түгел. Шуңа күрә, уч итүнең мондый ысулы сайланган.
Марат исә, татарларның үз халкын кырган Сталинга һәйкәл куюны ахмаклык дип саный.
Тагын бер укучы: “Жәлилләр турында бәхәсләшеп тә, бу кадәр сару кайнамаган иде, ачуым чыкты әле. Сталин тиранны буген кутәрергә тырышу ахмаклык. Үз халкына күпме зыян салса да Мәскәү аны һаман тиран дип бәяләми. Акны ак дип, караны кара дип бәяләргә вакыт житкәндер инде”, ди.
Лилия исемле укучы мондый фикер язган: “Аллага шөкер, килеп җиттек! Шул гына кирәк иде безгә. Арчада төзелеш белән һәйкәл ачудан башка бер эш тә белмиләр шул. Нишләп яшьләр турында беркем дә кайгыртмый сон? Һаман да шул төзелеш. Аның каравы, ул йортларнын берсе булса да тиешле кешесенә бирелсә иде”.
“Matbugat.ru” сәхифәсендә фикер алышуда “Русия исеме” проекты турында да фикер бар. Гариф: “Русия исеме” проектында Сталин узган атнада өченче бара иде. Бәлки халык хәтере кыскадыр, шуңа курә якын-тирәдәгеләрне генә исендә калдыргандыр. Алай дисәң, Явыз Иван да әллә ни еракта түгел бугай. Әллә без тираннарны гына истә калдырабызмы”, дип яза.

XS
SM
MD
LG