Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли музей матбугат көзгесендә


Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипова

Татарстан милли музее яңалыкларын ел дәвамында халыкка җиткереп барган матбугат чараларын бүләкләде.

Татарстанның милли музее халыкны экспонатлар белән генә таныштырып калмый. Быел татар телендә “Музейханә” исемле журнал чыга башлады, татар халкының күренекле шәхесләре белән дә очрашулар үтә. Матбугат чаралары белән дә аралары ныгый бара.

“Музей һәм матбугат” дип исемләнгән тантанада 2008 елга йомгак ясап, республиканың ТНВ каналы, “Татарстан”, “Яңа гасыр”радиосы, “Казанские ведомости”, “Вечерная Казань” газетлары, “Сөембикә”, “Идел” журналларына мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Азатлык” радиосы да бар иде.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова: “Матбугатның музей белән элемтәләре шактый нык бар. Без аны тагын да ныгытырга телибез. Журналистлар һәрвакыт язар өчен вакыйга кирәк, диләр. Җәй көне Казан татарларының декоратив сәнгатенә багышланган күргәзмә оештырдык. Бу чарага журналистлар бөтенләй килмәгәч, шаклар каттык. Журналистлар өчен галимнәр белән очрашулар да оештырабыз. Алар музейлар турында, гомумән мәдәнияткә кагылган әйберләрне, күбрәк язсалар иде. Болар аша халыкта үзенең ватанына, милләтенә карата горурлык хисләре туар иде”, диде.

Гөлчәчәк Нәҗипова музей, гомумән тарих ярдәмендә, башка халыкларда татарларга карата соклану хисләре уятып була дип саный. Шуның өчен татарның үткәне турында бик күп телләрдә язарга, сөйләргә кирәк, ди ул.

“Без татарлар турында кем белә соң? Бервакыт чит ил вәкилләрен Каюм Насыйри музеена алып бардык. Әмма анда инглиз телендә бер генә китап та юк”, ди Нәҗипова.

Гөлчәчәк Нәҗипова 2009 елда башкарылачак эшләр белән дә таныштырды. Киләсе елда милли музей яңа күргәзмәләр оештырып мәктәп укучыларын җәлеп итәргә тели. Шуның өчен төрле-төрле күргәзмәләрдән торучы педагогик комплекс ачарга җыеналар. Чөнки мәктәп укучыларының 10% гына музейларга йөри икән.

“Республиканың кайбер районнарыннан безгә беркем дә килми. Берничә музей белән халык киемнәренә багышланган проект эшләргә әзерләнәбез. Петербур, Мәскәү, Төмән, Самара музейларында сакланучы Идел буе халыкларының киемнәрен Казанда күрсәтәчәкбез. Бу эш әллә кайчан башкарылырга тиеш иде. Кризис булуга карамастан, бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Иң зур теләгебез музей фондында сакланучы әйберләрне саклау, алар турында мәгълүмат җиткерү, китаплар чыгару, каталоглар төзү. Безнең бинаны төзекләндерү эшләрен дә алып барырга кирәк. Кризис тугач, бу эш быел да булмас инде, дип борчыла да башладык. Яңа елда Шәриф Камал музеен төзекләндерү дә күздә тотыла.

Хөкүмәт карары нигезендә музыка мәдәнияты музее төзергә җыенабыз. 2009 елда ике зур юбилей көтелә. Атаклы музыкант Нәҗип Җиһановка 100 яшь тула. Аның музеенда да шактый эш башкарасыбыз бар. 2011 елда шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллыгы килеп җитә. Тукай музееның бинасы да искерде, яңа җиһазлар да кирәк”, ди Нәҗипова.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәе юк, ди татар халык мәкале. Әмма милли музей директоры татар халкы үз тарихына битараф дип борчылу белдерә.

“Чит илләргә барсаң, андагы халыкның үз тарихын кадерләп саклавына хәйран каласың. Ә безнең җиһазларыбызны сакларга махсус савытларыбыз да юк. Бөтен әйберне үзебез ясаган киштәләрдә генә тотабыз. Бинабыз да төзекләнеп бетмәгән”, ди ул.

Күптән түгел монда “Музейханә” журналы да чыгарыла башлады. Әлеге яшьләр журналы музейлар турында татар телендә мәгълүмат җиткерүче бердәнбер матбугат чарасы. Аны чыгару эшен яшьләр Руфия Ишмәтова һәм Альбина Газизуллина алып бара. “Безнең төп максатыбыз журналистлар ярдәмендә киң җәмәгатьчелекне музей дөньясына тарту”, ди Гөлчәчәк Нәҗипова.
XS
SM
MD
LG