Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

Ульяновски милициясе икътисади кризисның өлкәгә нинди тәэсир ясавы турындагы мәкаләсе өчен оппозициядәге сәясәтче Александр Брагинны тоткарлады

Эчке эшләр идарәсенең экстремистлык һәм террорчылык белән көрәш идарәсе бу мәкалә өлкәнең абруын төшерә дип белдерә.

Александр Брагин үзенең "Тере журнал"дагы (ЖЖ) сәхифәсендә аның тоткарлануы турында язу калдырган. "Дүшәмбе кичендә мине чираттагы тапкыр тоткарлап, "кисәтү"сөйләшүен үткәрделәр. Бу юлы нигә шулай күп һәм нинди максат белән язганымы, кемнән акча алу белән кызыксындылар"- ди Брагин.

Брагин үзе, хакимият оешмаларына китертүне, шәһәр идарәсендәге бер чиновникның аның мәкаләсенә рәнҗүе белән аңлата.

Александр Брагин, өлкәгә икътисади кризисның тәэсире турында язган булган. Анда ул рәсми саннарны китереп, җирле сәнәгать оешмаларының эшчеләрне кыскарту планнары, электр-энергия тарифларының артуын раслаучы мәгълүматлар бирә, инфляциянең ни дәрәҗәдә булачагы хакында фаразлары белән бүлешә. Брагин шулай ук, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның үсеп баруы, ашамлыкларга бәяләрнең шактый артуы турында саннар китергән.

Бу мәкалә Михаил Касьянов җитәкләгән, оппозициядәге Халык-демократик берлегенең интернет сәхифәсендә дүшәмбе көнне басылып чыкты. Шул ук көнне кичен, Брагин тоткарланды.

Халык-демократик берлеге вәкиле Елена Дикун “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә, өлкәнең эстремистлык һәм террорчылык белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре бу мәкаләне сәхифәдән алуны таләп итә, дип хәбәр итте. Әмма Берлек бу таләпне үтәргә җыенмый.

“Бу мәкаләдә бернинди яла ягу юк, анда фактлар гына бирелгән, өлкәдә эшсезлек саны артуы, бәяләрнең ничек үсүе турында язылган. Бу мәгълүматларны кире кагучы хәбәрләр килмәде. Мәкаләне сәхифәдән алырга җыенмыйбыз. Без, кешенең дөреслекне сөйләгәне өчен, кулга алынуына тирән ризасызлык белдерәбез”,- дип әйтте Дикун

Брагин тарихы, Русия хакимиятләрнең икътисади кризис тирәсендәге бәяләүләрне ни кадәр куркып кабул иткәнен күрсәтә. Русия акчасы долларга карата үзенең кыйммәтен якынча 20% югалтты, бүген дә рубль бәясе шактый төште. Белгечләр алга таба да Русия акчасының кыйммәте төшәчәк дип фаразлый. Нефть бәяләре кискен төште, эшсезлек саны арта.

Русиянең хакимият даирәләрендә кризиска карата күрелгән чаралар планы белән килешмәүче рәсмиләр бар. Хокүмәтнең финанс системаларны коткару, аерым ширкәтләргә акча бирү планы белән кайбер рәсмиләр килешмәвен белдерде.

Моңа каршы Русия президенты Дмитрий Медведев, кризис вакытында хөкүмәтне бердәм хәкәрәт итәргә чакырды.

Русия премьер-министры Владимир Путин да, ил өчен авыр заманда төшенкелеккә бирелмичә көрәшергә, төрле юллар табырга кирәк, дигән иде.

Владимир Путин журналистларга да үз сүзен әйтте. Ул икътисади кризис темасын бик күпертмәскә чакыра.
“Истерия куптармагыз, моның өчен бернинди нигез юк, дип белдергән ул” диде ул.

Халык фикерен белешү үзәкләре әйткәнчә, Русиядә социаль канәгатьсезлек арта һәм ул урам җыеннары, каршылык чаралары өчен нигез була ала.

Сәламәтлек һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова фикеренчә, киләче елда эшсез калган русиялеләрнең саны 2,2 миллионга җитәргә мөмкин.

Ульяновскидагы сәясәтче Александр Брагин, эчке эшләр идарәсенең эсктремистлык һәм террорчылык бүлеге вәкилләре белән “кисәтү” сөйләшүеннән соң җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG