Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле олимпиадасы ни күрсәтте?


Мәгарифтә милли-региональ компонентларны бетерү турында Русия күләмендә сүз йөри. Шушы шартларда Чаллыдагы милли мәгарифнең торышы нинди?

Декабрь азагында татар теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиада нәтиҗәләре моны беркадәр күзалларга булыша. Татар мәктәпләрендә 9-11 сыйныфларда, урыс мәктәпләренең татар сыйныфларында укучы 471 бала катнаша олимпиадада. Олимпиада нәтиҗәләре хакында Чаллы мәгариф идарәсенең милли бүлек баш белгече Халидә Шабалина:
Халидә Шабалина һәм Фирдүсә Әюпова


“Урыс мәктәпләрендә укучы татар балаларының эшләре мактауга лаек. Быел алар ныклы белем күрсәтте. Милли компонентны бетерү турында сүзләр бар, ул кешене борчый. Ләкин Чаллыда татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны, вакыты кимемәде. Элек нинди дәрәҗәдә булса, хәзер дә шулай. Чаллы укучылары Татарстан күләмендә дә сынатмыйлар”, диде.
XS
SM
MD
LG