Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил хәрби чарасын дәвам итәргә булды


Израиль Газа сызыгында 48 сәгатькә тынычлык урнаштыру тәкъдимен тормышка ашмаслык дип дип бәяләде һәм атышларны дәвам иттерергә булды. Солых турындагы тәкъдимне Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер ясады. Ул шушы ике көндә Израильгә күбрәк һумантар ярдәм килә алыр иде, дип әйтте.

Израиль тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Йигаль Палмор, бу солых тәкъдиме фәләстин сугышчыларының Израильне утка тотуны туктату гарантиясе белән ныгытылмаган дип белдерде.

Израиль Газаны һавадан утка тота, хәрби чара инде 4нче көн дәвам итә. Фәләстин табиблары белдергәнчә, 370 кеше үтерелгән, 1700 яраланган диде. Җир өстендә хәрби чаралар әлегә үткәрелми.

Хамас төркеме дә Израильгә ракеталар ата. Үлүчеләр бар.
XS
SM
MD
LG