Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Медведев беренче тапкыр Яңа ел белән котлыйячак


Бүген төнге сәгать 12гә берничә минут кала, Русия халкына президент сыйфатында беренче тапкыр Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итәчәк. Ул үткән елга йомгак ясар һәм киләсе елга фаразлары белән бүлешәчәк. Алдан язылган мөрәҗәгатьтә Медведев, киләсе ел җиңел булмас, әмма хакимиятләр халыкны кризис тәэсиреннән яклар өчен бар тырышлыгын куячак, дип ышандырды.

Австралиянең башкаласы Сиднейда миллион ярым кеше 2009 елны каршы алды инде. Сиднейда шәһәр үзәгендә утлы тамаша күрсәтелде, фейерверк атылды.

Яңа Зеландиягә Яңа ел Австралиядән ике сәгатькә иртәрәк килде. Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре илнең көнчыгышында бәйрәм ителде инде. Казан вакыты белән төнге 12дә Казан һәм Мәскәүдә дә яңа 2009 ел башлана.
XS
SM
MD
LG