Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

Медведев газ мәсьәләсен тизрәк хәл итәргә чакырды


Русия президенты Дмитрий Медведев, Украина хакимиятләрен газ мәсьәләсендә бәхәстә уйланылган карарны тизрәк кабул итәргә чакырды. Ул, халыкны бик зур авырлыкларга дучар итмәскә кирәк диде.

Бу хакта Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин белән очрашудан соң белдерде.

Путин хәзерге вакытта газ бәхәсе тирәсендәге вәзгыятьнең нинди булуы турында мәгълумат бирде. Әгәр төнге 12 кадәр яклар килешүгә ирешә алмаса, Газпром газ җибәрүне туктату белән яный.

Элегрәк, “Газпром” “Украина Нафтагазы” ширкәте газны тартып алу һәм газның Европага куулуына гарантия бирмәүне шантаж дип атады. Бу хакта Нефтегаз хат җибәргән булган.

Сишәмбе кичендә Украина ноябрь һәм декабрьдә алган газ өчен миллиард ярым долларлык бурычны каплау турында белдерде. Әмма Мәскәү бурычның түләнеп бетмәгән дип белдерә һәм тагын ярты миллиардтан артык доллар җитми дип әйтә.


XS
SM
MD
LG