Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган


Күпне күргән Казан һәм Татарстан Яңа ел китерәчәк михнәтләрне оптимистик рух, күтәренке кәеф белән каршылый.

Яңа елны каршылап, бәйрәм өстәлләре артына утырган Татарстан бу көннәрдә үткән 2008 ел, алдагы шомлы заманнар турында уйларга теләми кебек.

Бер гәҗиттә Кризис апай турында шундый мәзәк язалар
– Исәнмесез, кадерлеләрем, күрешмәгәнгә ун ел артып китте. Сагынып, йомшарып киттегезме, каеш-изүләрегезне ычкындырдыгызмы? Бер стакан кофе өчен 250 тәнкә түләргә дә әзерме? “Жигули”ны машинага да санамыйсызмы? Хәтта бер пакет чәйне бер генә тапкыр пешереп эчә башлагансыз, диләр. Алай булгач, мин кайттым! Исәнмесез, җанкайларым!

Менә шундый кәеф белән яшәгән халык әле бәйрәмнән айнып җитмәгән. Рубин - чемпион, Универсиада - безнеке, яңа метро станциясе ачылды, 6 миллион тонна икмәк үсте. Котлы булсын, агай эне, иске 2008 ел! Ә яңасы? Анысын уйларга иртәрәк әле. Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә!

Ут чәчелә, күк гөрселди
Икенче гыйнвар – узып киткән елдан чыгып аерылмаган һәм яңа елга кереп җитмәгән тормышның бер кисәге. Халык телевизор алдына утырып ашады-эчте. Берәүләр «Яңа гасыр» каналыннан милли тамашалар карады, икенчеләр Мәскәү тапшыруларын күзәтте. Гадәттәгечә, кемнең нәрсәсе бар, шуның белән сыйланды. Соңгы елларда туган сәер гадәткә күрә, Яңа ел төнендә шәһәр урамнары сугыш яланына охшап калды. Телевизордан Лондон, Париж калаларындагы бәйрәм фейерверкларын күрсәттеләр. Анда тарихи манаралар тирәсендә фейреверк атылып, гаҗәеп гүзәл ут чәчәкләре сибелсә, Казан урамнарында һәм йорт ихаталарында кем ничек булдыра, шулай шартлаткыч гөрселдәтте. Кибеттән алынган Кытай петардалары тавышы шәһәрне элекке Чечня сугышы манзарасына ошатты.
Үгез белән туганлашу
Иң кызыгы, элекке Совет, бүгенге Рәсәй кешесе бу елны да Кытай календаре, чит ил гороскоплары буенча каршылады. Яңа башланган ел Үгез, яки Сыер елы дип аталгач, халыкның күпчелеге Яңа ел төнендә мөгрәп күңел ачты. «Шәһри Казан» гәзитенең 2 гыйнварь саны баш макәләсе «Төкле аягың белән, Үгез дус” дип атала. Шунда ук автомобиль тәрәзәсенә борынын төрткән озын мөгезле саргылт үгез рәсеме куелган. Былтыр сатып алынган һәм бүләк ителгән Күсе карачкылары һәм өченче елдан калган сувенир-Дуңгызлар сафына уенчык сыер-үгезләр дә килеп өстәлде. Акылы төгәл булган кеше бу җанварлар белән туганлашуның асылын төшенмәсә дә, бәйрәм өстәлендә сыер итен кайчан, ничек ашау турында күрсәтмәләрне үти.
Тәүге стартлар
Бу кадәр буталчык, курку белән өмет арасында югалып калган, көз белән кыш бергә тышауланган мондый Яңа елның булганы юк иде әле. Бер яктан, икътисади кризис. Икенче яктан - өстәлләрдә эчемлек һәм кабымлыклар бетмәгән, күңел шатлык сорый. Концерт залларында, театрларда тамашалар бара. Яңа ел алдыннан «Камаз-мастер» машина йөртүчеләр командасы Аргентинага очты. 3 гыйнварда анда Дакар-2009 ралли ярышлары башланды. Владимир Чагин, Фирдәүс Кабиров, Илгизәр Мардиевлар 3 экипаж булып, әлегә эшен туктаткан Камаз заводының данын яклый.
Узган елда Русия чемпионы булган «Рубин» футбол командасы якшәмбе көнне 4 гыйнварда Төркиягә китте. Ул анда ике атна булып, Германия һәм Кытай командалары белән иптәшләрчә очрашулар үткәрә.
Эш атнасы кыскара, янчыклар юкара
Гомумән узган елда башланган маҗаралы хәлләр бу елда да элекке тарихны дәвам итә. Патрис Лумумба урамындагы 28 йортта җимерелгән фатирларда торучылар яңадан үз өйләренә кайтырга телиләр. Җимерелүнең сәбәбе хәзердән ук билгеле – иске агач матчалары өстеннән бетон белән түбә ныгыту, дөресрәге, бер урынга күп итеп бетон кую җимерелүгә китергән.
Казанда очкычлыр чыгаручы Горбунов исемендәге берләшмә яңа очкычлар чыгарырга заказлар алган иде. Әмма барыбер бу ширкәттә 1 февральдән атнасына өч көн генә эшли башлаячаклар.

Русия нефтенең - процентын чыгаручы “Татнефть” берләшмәсе узган елда кризис сазлыгына кереп батса да, ел ахырына кадәр 243 миллиард сум салым түләгән. Иске елда аның мөмкинлекләре булган. Әмма бер мичкә нефть бәясе 40-50 доллар калгач, бу тармак файдага түгел, ә зыянга эшләүгә якыная. Гомергә нефть, газ күрмәгән күрше өлкәләр мондый фаҗиганы сизмәсә, Татарстан һәм нефть оешмалары аны авыр кичерә. "Татнефть" хезмәткәрләренең эш хакы 10 процентка киметелә. Очсызлы нефтьне җир астыннан суыртуның кызыгы калмый. Яңа башланган елда тормышның ничек буласын нефть бәясе хәл итәчәк, әмма бу бәяне бер кем дә алдан фараз итә алмый. Шуңа күрә Ходайга ышанып, яхшыга өметләнергә кала.
Оптимизм чемпионнары
Шушы көннәрдә 30 яшен бәйрәм итүче “Вечерняя Казань” гәҗитендә Русия социологлары үткәргән бер тикшерү турында әйтелгән. 1505 кешене сорашканнан соң, казанлыларының оптимистик, күтәренке кәеф буенча Русия чемпионы булуы ачыкланган. Кризис булса да, тормыш яхшы барачак дип санаучылар Русиядә 38 процент икән. Ә Татарстанда 59 пессимистка 41 оптимист туры килә, ягъни федераль дәрәҗәдән 3 оптимистка артык. Ә менә Казанда бөтен Русиядәге югарырак оптимизм рухы хакимлек итә. Татарстан башкаласында 10 пессимистка 8 оптимист туры килә. Менә халык нинди чыдам! Бүген дистә меңнәрчә кеше эшсез кала. Алдан акча түләп та, фатир алмаучылар бихисап. Ә халыкка нипочем. Сораштырылучыоарның 30 проценты кеше хәзергә мул тормыш сакланыр дип уйлы. Дөрес, элек мул тормышның саклануына респондентларның 43 проценты өметләнгән. Кризис шартларында бераз баерга өметләнүчеләр 18 процент тәшкил итә. Узган елда баерга җыенучылар саны 26 процентлап икән.
Саранлыкмы, гамьсезлекме?
Кризис вакытында нинди чаралар күрергә? Татарстанлылар моны яхшы белә: чыгымнарны кыскартырга, бөтен нәрсәне экономияләргә кирәк дип санаучылар җавап бирүчеләренең 56 процентыннан да ким түгел. Менә бит, юлы да табылган - янчыкны кесәдән чыгармаска, мөмкин кадәр тыйнаграк киенергә, азрак ашарга! 13 процент җавап бирүчеләр үзенә бик өметләнми. Гаилә, кардәшләр кайгыртыр әле дип ышана.
Казан гаҗәпләнми
Шул ук вакытта эштән вакытлыча, яисә бөтенләйгә чыгарып җибәрелмәүчеләр, ягъни эш урыннарын саклаучылар да айлык хезмәт хакын алуга өметләнми. Җавап бирүчеләренең 30 процентының эш хаклары тоткарлана икән. 12 проценты якын атналарда эш хаклары бирү туктатылачагын сизеп тора. Менә бит ул нинди Казан каласы! Икенче дөнья сугышы вакытында 10 мең хәрби очкыч чыгарган Казан бер вакытта да бирешми. Меңьеллык үткәргәндә дә чыдады, Универсиадасын да шәпләп үткәрмәкче. Мондый сабырлыкка һәм чыдамлыкка 455 ел буе күнеккән Татарстан башкаласы бернәрсәгә дә гаҗәпләнми. Кемнәр генә килмәс тә, нинди генә чаралар оештырылмас монда! Хәтта Яңа ел алдыннан фигуралы шуу буенча Русия чемпионатының Казанда үтүенә бер кем дә аптырамый, күпчелек моның турында ишетмәгән дә әле. Яңа ел аякка баскач, автомобиль юллары бушап калды, нәкъ шушы көннәрдә шәһәр үзәгендәге автобус, троллейбуслар яңа маршрутта йөри башлады.
Адәм баласы яхшыга өмет итә
Чит машинасына салымнар артса да, Тольяттида чыга торган "Жигули"га яңадан утырып йөрергә җыенучылар күренми. Ривьера, Корстон, Арена, Паирамида кебек тамаша залларына чит ил джипларында килүчеләр буа-буарлык. Хәзергә әле яңа тормыш башланмаган. Хәтта газ һәм электр бәяләре дә алдан 25 процентка артырга тиеш булса да, хәзергә 7-8 процентка гына күтәрелә. Квартал саен акрынлап кына энергия бәяләре артып баргач, халыкка әллә ни сизелмиячәк.
Мондый уңай күренешнең тагы бер хикмәте дә бар. 1 мартта Татарстан дәүләт шурасына 100 депутат сайланырга тиеш. Исемлектә тәҗрибәле сәясәтчеләр һәм ике төрле байлар – уртача байлар һәм чамадан тыш байлар. Әйтергә кирәк, халыктан имза җыеп, сайлауда катнашырга тырышучы Ирек Мортазин 29 декабрьдә кыйналганнан соң, хастаханәдән чыккан һәм Яңа елны үз фатирында каршылаган. Ул Казанның Азино бистәсеннән депутатлыкка нәмзәт булып теркәлергә өметен өзми.
Факыйрьлек - гадәти хәл?
Гомумән, Яңа 2009 ел узган 2008 ел кебек үк уңышлы башланып китә. Әмма бу елның ахыры да узган елдагы кебек җәһәннәмгә әйләнергә дә мөмкин. Совет заманында чарланган оптимизм хисе барысын да яхшы юрый. Шуңа күрә күпчелек кыенлыклар узып китәр әле дип яши. Кризис ул безнең өчен гадәти нәрсә, диләр. Авыл хуҗалы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният тармакларының кризиссыз яшәгәне юк. Киресенчә, соңгы елларда бераз симереп, яхшыга, калҗалы тормышка күнегә башлаган халык хәзер гадәти факыйрь хәлгә кайтачак диләр. Әмма моңа халыкның исе китми. Иртәгәсе өчен кайгырырга Ишәк елы килмәгән ич!
XS
SM
MD
LG