Accessibility links

Эстониядә кануннар рус теленә тәрҗемә ителми башлады


Эстониядә икътисади авырлыклар сәбәпле кануннарны рус теленә тәрҗемә итү туктатылды. Илдә рус телен ана теле дип санаучы 400ләп мең кеше яши.

Рәсми кануннарны тәрҗемә итү 2006 елда, бу эш дәүләт нәшриятыннан юстиция министрлыгына күчкәч туктатылган иде. Министрлык, аның эше кануннарны инглизчәгә күчерү, халыкара килешүләрне исә инглизчәдән эстончага тәрҗемә итү, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG