Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром Украинаны газ урлауда гаепли


Украинаның Боярка станциясендә газ басымы 1 гыйнвардан бирле нульдә
Украинаның Боярка станциясендә газ басымы 1 гыйнвардан бирле нульдә

Газ бәясе мәсьәләсендә килешә алмаганнан соң, Газпром Украинага газ җибәрүен туктаткан иде. Хәзер ул Украинаны транзит газын урлауда гаепли.

Яңа ел җитүгә газ бәясе турында бәхәсләшү Киев белән Мәскәүнең яңа шөгеле түгел. Өч ел элек нәкъ шундый бәхәс вакытында Русия Украинага барган газ үткәргечен ябып куйган иде. Нәтиҗәдә Европаның берничә иле салкын кыш уртасында газ кытлыгы кичерде.

Ул чакта бәхәс ни бары ике көнгә сузылды. Ләкин Европа Берлеге бу ике элекке совет иленең бәхәсендә читтә утырып кала алмаганын тиз аңлады.

Кем гаепле?

Быелгы яңа бәхәстә Мәскәү дә, Киев та Европа Берлеген үзе түгел, көндәше гаепле дип ышандырырга тырыша.

"Украина ягы рәсми рәвештә үзенә газ килү тукталса, Көнбатыш Европага дигән газны транзит итмәячәген белдерде. Безнеңчә, бу һичкенә дә дөрес түгел, – ди Русия премьер-министры Владимир Путин. - Чөнки Русия белән Украина арасында транзит турында килешү бар. Ул 2010 елның 31 декабренә кадәр төзелгән һәм берничек тә үзгәртелә алмый."

Җомга көнне Газпром вәкиле Сергей Куприянов Украинаның газ урлый башлавы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 10 миллион кубик метр газ Балканга җибәрелмәгән.

Әлегә Европа Берлеге илләре газ кытлыгына зарланмый. Шулай да, кайберләре әзерлек чараларын күрә башлады. Әйтик, Германия газны Норвегия белән Нидерландтан алу турында уйлана.

Акча кирәк

Өч ел элек Мәскәүнең газны ябып кую гамәлен күпләр Көнбатышка таба йөз тоткан Украинаны "акылга утырту" гамәле дип бәяләгән булса, бу юлы Кремльне сәясәт түгел, күбрәк икътисад борчый сыман.

Нефть бәясе мичкәсенә 40 доллардан да түбән төшкәннән соң, Русиянең ягулык сатуга нигзләнгән икътисады авырлыклар кичерә. Нефть сатудан килгән акчаның кимүен Мәскәү газ хисабына капларга тырыша. Арзан газ чоры бетте дип Русия рәсмиләре алдан кисәтеп куйды.

2008 елда Украина мең кубик метр газ өчен $180 түләгән булса, 2009 елга Газпром $250 сорады. Рәсми Киев, күп дигәндә $201 доллар бирергә риза. Әгәр газ бәясе күтәрелә икән, транзит бәясен дә күтәрергә чакыра.

"Әгәр Русия газ бәясен 30% арттыра икән, ул чакта транзит бәясе дә шул ук күләмдә артырга теиш, – ди Украина президенты Виктор Ющенко.

Киевның шушы карышуына ачуы килеп, Газпром Украинага дигән газ бәясәен Европа дәрәҗәсенә күтәреп, 418 долларга җиткерде.

Киев мондый бәяне түләсә, 2009 елда Мәскәү казнасына өстәмә $14 миллиард киләчәк дигән сүз. Моннан тыш Газпром Украинадан тагын $2 миллиард бурычын таләп итә.

Европага өмет

Шушы "газ низагында" Мәскәү Украина рәсмиләре арасындагы каршылыкларны кулланырга тырыша. Ющенко да, премьер-министр Юлия Тимошенко да 2010 елда президентлык өчен көрәшергә җыена. 2004 елда бергәләп "әфлисун инкыйлабы" оештырган бу ике сәясмән хәзер һәр мәсьәләдә диярлек бер-берсенә каршы чыга.

Шушы үз-ара көрәш нәтиҗәсендә Тимошенко Мәскәүгә карата мөнәсәбәтен шактый йомшартты һәм хәзер Кремльдә ихтимал партнер буларак кабул ителә.

Газ мәьсәләсенә килгәндә, әлегә кадәр Ющенко белән Тимошенко бер караш алып, Мәскәүне сөйләшүләрне яңартырга чакырды. Җомга көнне Ющенко каршылыклы сораулар 7 гыйнварга кадәр хәл ителер дигән өметен белдерде.

Ул арада Украинаның бер төркем рәсмие Европа илләреннән хуплау казану максаты белән җомга көнне Европа илләренә сәфәр чыкты. Башлап алар ел башыннан Европа Берлегендә рәислек вазыйфасын алган Чехиягә килде.

Чех рәсмиләре әлегә бәхәскә катышырга теләми. Җомга көнне булган сөйләшүләрдән соң, рәсми Прага Киев белән Мәскәүне бу бәхәсне Европага зыян китермичә генә үзара хәл итергә чакырды.

XS
SM
MD
LG