Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Күренекле татар эшкуары Ралиф Сафин үзенең күмәк гаиләсе, балалары белән Башкортстанга кунакка кайтты.

Илеш районында - туган авылы Уяндыкта 5 гыйнвар көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк ул. Шушы бәйрәмгә туганнарын гына түгел, ә иң якын дусларын да чакырган Ралиф Сафин. Бәйрәм булгач бәйрәмчә булырга тиеш инде. Шуңа күрә юбилей тантаналарына байтак кына татар җырчылары да чакырылган.

Мәгълүм ки, шушы юбилеена Ралиф Сафин бик зур бүләк алды. Кызы, танылган җырчы Алсуның татар телендәге яңа җыр альбомы дөнья күрде һәм аның исем туе Казанда зурлап оештырылды. Әле Ралиф Сафинның туган көнендә шул альбомның Башкортстандагы исем туе да үтәчәк.

XS
SM
MD
LG