Accessibility links

Фәридә Кудашева яңа ниятләр кора


Татар халкының сандугачы, искиткеч талант иясе, күренекле җырчы Фәридә Кудашева яңа башланып киткән 2009 елга да яңа уй-ниятләр белән керде.

Быел да байтак мәдәни чараларда катнашу өчен бүгеннән үк чакырулар алганлыгын әйтте ул “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә. Башкортстанда гына түгел, ә Татарстандагы сәнгать чараларында катнашачагын әйтте Фәридә Кудашева.

“Узып киткән 2008 елда да мин Уфа-Казан арасына тузан төшермәгән идем”, - ди туксан яшен куалаган Фәридә ханым.

Яңа ел башлануга Фәридә ханым Мәскәүдә яшәүче оныгына кунакка китте. Аннан кайткач тормыш иптәше күренекле композитор һәм музыкант Бәхти Гайсинны искә алу чарасына әзерләнә башлаячагы турында да әйтте ул.
XS
SM
MD
LG