Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:52

Төрек матбугаты төрки илләрдәге тәрәкъкыятькә зур игътибар бирә дип булмый. Шулай да, интернетта төрки дөнья белән кызыксынган махсус сәхифәләр бар.

Шуларның берсе TürkGündem, ягъни төрек көн тәртибе дип аталган сәхифәдә татар-башкортлар турында еш кына хәбәрләр чыккалап тора. 2008 елның соңгы атнасында чыккан хәбәрләр дикъкатьне аеруча җәлеп итә. 30 декабрьдә “2-нче билгеләү кануны Думада”, 26 декабрьдә “ФСБ Милли Мәҗлескә хөҗүм башлады”, 25 декабрь “Уфа-Мәскәү талашы көчәя”, шул ук көндә башка бер хәбәрдә “Идел-Урал Мәскәүгә баш күтәрә”, 23 декабрьдә “Татар төркиләренең милли суверенитет игъланы” һәм 22 декабрьдә “Бәйсезлек игълан ителде” дип атала.

30 декабрь хәбәрендә болар язылган: “Татарстан мәҗлесе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ президенты Медведев кул куйган яңа билгеләү канунына реакция күрсәтте. Мөхәммәтшин яңа канун нигезендә җирле лидерларның сайлауда откан сәяси партия тарафыннан билгеләнеп, кандидатларның беренең президент тарафыннан билгеләнүен тәнкыйтьләп, бу партияләрнең җирле идарәчеләренә каршы хаксызлык, чөнки алар үз районнарында халыкның күпчелегенең яклавына ирешкән, дип белдерде.”

26 декабрь хәбәре “ФСБ Милли Мәҗлескә һөҗүм башлады” дип атала. Хәбәрдә Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрамованың өенә ФСБ офицерларының килүе, шулай ук рәис урынбасары Фаик Таҗиев, Җәмил Сафиуллин һәм башкаларның ФСБ тарафыннан сорауга тартылуы, сорау алучының мөселманнарны төрмәгә яптыру белән дан казанган ФСБ полковнигы Викентьев Евгений Игоревич булуы аңлатыла.

25 декабрь санында “Уфа-Мәскәү талашы көчәя” дигән хәбәр урнаштырылган. Башкордстандагы кайбер яшьләр оешмалары тарафыннан Медведевкә күндәрелгән ачык хатта, Кремль белән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов арасында килешмәүчәнлекләр үсә, Башкортстан яшьләренең Рәхимовны яклаячаклары әйтелә. Аеруча хатта автоном республика президентларының Русия президенты тарафыннан билгеләнүенең Русия конституциясенә каршы булуы язылган.

Шул ук 25 декабрь сәхифәсендә тагын бер кызыклы материал урнаштырылган, ул да “Идел-Урал Мәскәүгә баш күтәрә “дип атала: “Татарстан һәм Башкортстанның Русия белән мөнәсәбәтләре киеренкеләшә. Казан һәм Уфа мәгариф реформасында милли һәм дини үзенчәлекләрне күз алында тоту таләбе белән Мәскәүгә каршы көрәш алып бара. Татар һәм башкорт төркиләре Мәскәүдән таләп иткән мәдәни хокуклар мәсьәләсендә каты торалар. Шимбә көнне Уфада пикет оештырган башкорт төркиләре бу мәсьәләдә татар төркиләре белән уртак хәрәкәт итәчәген әйтте.

Бер ай элек Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев мәгариф реформасында Мәскәү басымына каршы чыккан иде. 22 декабрьдә Уфада Күк Бүре хәрәкәте оештырган пикетта 150-ләп кеше катнашты.

23 декабрьдә TürkGündem Милли Мәҗлес тарафыннан кабат игълан ителгән дәүләт суверенитеты турындагы карарын да укучыларына җиткергән иде.

Шушы хәбәрләргә караганда, Уфа белән Казанда Мәскәү карарларына карата ризасызлык үсүе аңлашыла. Асылда Мәскәүнең басымы ничә еллар элек башланган иде. 1992-93 елларда казанылган хаклар татар-башкортлар кулыннан бер-бер артлы алынды. Ләкин ул чакларда моңа эллә ни реакция булмады. Мәскәүнең соңгы карарлары җитәкчеләрнең турыдан-туры үзләренә тия башлагач кына тавышлар күтәрелә башлады.

XS
SM
MD
LG