Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдәге хәрби чаралар икенче атнасына керде


Израильнең Газзә Сызыгында Хәмаска каршы һава һөҗүмнәре бүген дә дәвам итте.

Бу һөҗүмнәр инде икенче атнасына керде.

Һава һөҗүмнәрендә 430-дан артык фәлестинле һәлак булган, 2 меңнән артыгы яраланган.

Фәлестин сугышчылары аткан ракеталардан 4 израильле үлгән.

Израиль Газзәдә һуманитар кризис башлануы турындагы хәбәрләрне кире кагып анда кирәк-яраклар җибәрүне арттыруы турында белдерә.

Израильнең чик буенда тупланган гаскәрләре Газзәгә керергә фәрман көтеп тора.
XS
SM
MD
LG