Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ганадагы президент сайлауда оппозиция вәкиле җиңде


Африканың көнбатышындагы Ганада президент сайлауда оппозиция вәкиле Джон Атта Миллс җиңеп чыкты.

Бүген бу турыда Гана үзәк сайлау комиссиясе белдерде.

Сайлауның икенче өлешендә Миллс үз көндәше, хакимият фиркасе вәкиле Нану Акуфо-Аддоны ярты проценттан кимрәк тавышларга узды.

Вазыйфасыннан китүче президент Джон Куфуор элегрәк ике намзәтне дә сайлау нәтиҗәләрен хөрмәт итәргә чакырган иде.

Гана Африкадагы гамәли демократик системасы булган азсанлы илләрнең берсе булып кала.
XS
SM
MD
LG