Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Олимпиягә әзерлек карарын үзгәртте


Русия президенты Дмитрий Медведев Сочида 2014 елгы Олимпия уеннарын үткәрүне әзерләү турындагы кайбер документларны үзгәртте.

Аерым алганда яңа документта җирләрне һәм күчемсез милекне Олимпия корылмаларын әзерләү өчен дәүләт карамагына тартып алуга юл куймау мөмкинлеге бирү карала. Сүз аларны чикләнгән куллануга алу яки алмаштыру турында бара.

Шул ук вакытта милек ияләренең андый килешүдән баш тарту хокукы да юк.

Баш тарткан очракта аларның җирләре яки күчемсез милекләре тартып алынырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG