Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Киев бәхәсеннән Европа зыян күрә


Әле дә чишелмәгән Русия-Украина газ бәхәсе сәбәпле Көнчыгыш Европа илләренә Русиядән газ килү кими бара.

Украина аша Романия, Маҗарстан, Польша, Словакия һәм Болгарстанга газ килү кимегән.

Романия газ килү 33 процентка кимеде дип белдерә.

Украина белән Русия яңа килешүгә ирешә алмау сәбәпле, Русия Украинага газ җибәрүне туктатканнан соң, җомга көнне Европа илләренә газ килү кими башлады.

Русиянең Газпром ширкәте Украинаны үткәргечтәге газны урлауда гаепли. Украинаның Нафтоһаз ширкәте моны кире кага.

Газпромның рәис урынбасары Александр Медведев Газпром Украина аша үтмәүче газүткәргечләрдән күбрәк газ җибәрә башлады диде. Хәзерге вакытта Европа Берлегендә рәислек итүче Чехия башкаласы Прагада чыгыш ясап Медведев шулай да Газпромның Европага газ җибәрүне нормаль күләмгә кайтару өчен мөмкинлекләре җитми диде.

Украинаның энергия өлкәсендәге югары рәсмие Богдан Соколовский Русия газын Европа Берлегенә Украина аша кудыруга алдагы 10 көндә бик зур техник проблемалар сәбәпле зыян килергә мөмкин дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG