Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар китапларын – һәр кибеткә


Шушы мәсьәләне хәл итү максатыннан Чаллы башлыгы Илдар Халиков яңа карар чыгарды.

Анда, китап сатыла торган һәр кибеттә татар китаплары өчен аерым бүлек булдыру турында әйтелә. Хәзер инде кибет хуҗалары татар китапларына да игьтибар бирергә мәҗбүр. Бу карар турында Чаллы хәкимиятенең матбугат бүлеге башлыгы Фәнилә Илаева:

“Чаллы хәкиме Илдар Халиковның кибетләрдә татар китаплары бүлеген булдыру турындагы карары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев алып барган сәясәткә туры килә. Бу – татар телен үстерү, саклау белән бәйле”, диде.
Фәнилә Илаева


Чаллыдагы “Книжный двор” кибете сатучысы Рәзилә Мөхәммәтханова, 2008 елда татар китабына игьтибар артты, ул актуальләште, татар китапларын алучылар күбәйде, ди. Быел бу кибеттә 21 500 сум торган бер Коръән китабы да сатылган.

Ләйлә Шәфигуллина һәм Рәзилә Мөххәтханова
“Книжный двор” кибете җитәкчесе Ләйлә Шәрифуллина 2008 елда ничә татар китабы нинди суммага сатылды дигән сорауга болай дип җавп бирде: “Кызганычка каршы, мондый исәп-хисапны алып бармадык. Югыйсә үзебез өчен дә бик кызыклы буласы икән”.
XS
SM
MD
LG