Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында бәрелешләр бара


Газзә сызыгында Израильнең "Койган кургаш" дип аталган хәрби чарасы дәвам итә. Израиль танклары Фәләстин җирләренә үтеп Газзә сызыгын икегә бүлгән.

Израильнең саклану министры Яһүд Барак бу чара Хәмасның ракета һөҗүмнәрен туктату максаты белән башкарыла дип аңлатты:

“Без барын да үлчәп эш итәбез. Сугышырга теләмибез, ләкин авыл-шәһәрләребезнең Хәмас тарафыннан утка тотылуына юл куя алмыйбыз. Бу җиңел дә, тиз дә булмаячак, ләкин без моңа әзер.”

Израиль ягы 30 хәрбиенең яралануын хәбәр итте. Фәләстин ягы кимендә 23 газзәле һәлак булды дип белдерә. Хәмас төркеме ике Израиль хәрбиен кулга алуы турында хәбәр итте. Израиль ягы әлегә бу хәбәрне расламады.

Җир өсте чарасына кадәр Израиль хәрбиләре Хәмас хәдәфләре дип саналган урыннарны атна буе утка тотты. Берләшкән Милләтләр мәгълүматына караганда, бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 500-ләп фәләстинле һәлак булган, 2 мең ярым кеше җәрәхәтләр алган.

Хәмасның ракета һөҗүмендә Израильнең 4 кешесе хәлак булган.

Фикер бүленеше күзәтелә

Берләшкән Милләтләрнең Иминлек шурасы Газзәдә утны кичекмәстән туктатырга чакырган карар өлгесен кабул итә алмады. АКШ вәкиле Алеһандро Вольф, Хәмас үтәмиячәк карарны кабул итүнең мәгънәсе юк, дип аңа каршы чыкты.

Иминлек шурасында Фәләстин вәкиле Рияд Мансур бу уңайдан тәнкыйть белдерде:

“Бездә сугыш бара, халкына каршы агрессия. Иминлек шурасының бу вазгыятьтә берни эшләмәве, Израильне һичьюгы агрессиясен туктатырга таләп итә алмавы бик тә үкенечле.”

Европаның берничә иле Израильнең Газзә сызыгына гаскәр кертү карарына кискен тәнкыйть белдерде. Британия, Франция, Швеция, Норвегия моны "төбәк өчен куркыныч" гамәл дип атады.

Нидерланд премьер-министры Ян Петер Балкененде бер Израильне генә тәнкыйтьләүнең мәгънәсе юк, Хәмас һөҗүмнәрен туктатмый торып, Израиль дә туктамаячак, диде.

Дипломатия дәвам итә

Ул арада низагны туктату максатында дипломатик тырышлыклар дәвам итә.

Якшәмбе төбәккә Европа Берлеге төркеме китте. Чехия тышкы эшләр министры Карел Шварценберг җитәкләгән төркем Каһирә, Иерусалем, Рамалла, Амманда булачак.

Европа Берлеге Газзәгә 3 миллион евро күләмендә һуманитар ярдәм бирергә карар итте.

Дүшәмбедә анда Франция президенты Николя Саркози да бара.

Русия дә төбәккә үзенең вәкилен җибәрде.
XS
SM
MD
LG