Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында каты бәрелешләр бара


Газзә – Якшәмбедә каршы төндә Израиль гаскәрләре Газзә сызыгында җир өсте хәрби чарасын башлады. Меңләгән хәрби танклар белән Газзә җиренә үтеп сызыкны икегә бүлгән. Израиль бу хәрби чараны Хәмас һөҗүмнәрен туктату өчен дип аңлатты.

Израиль ягы 30 хәрбиенең яралануын хәбәр итте. Фәләстин ягы кимендә 19 газалы һәлак булды дип белдерә. Хәмас төркеме ике Израиль хәрбиен кулга алуы турында хәбәр итте. Израиль ягы әлегә моны расламады.

Җир өсте чарасына кадәр Израиль хәрбиләре бер атна буе Хәмас хәдәфләре дип саналган урыннарны утка тотты. Берләшкән Милләтләр мәгълүматына караганда, бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 450-гә якын фәләстинле һәлак булган, шуларның чиреге тыныч кешеләр.
XS
SM
MD
LG