Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

БМО Иминлек шурасы Газзә мәсьәләсендә килешә алмады


Нью Йорк – Берләшкән Милләтләрнең Иминлек шурасы Газзәдә утны кичекмәстән туктатырга чакырган карар өлгесен кабул итә алмады. АКШ вәкиле Алеһандро Вольф, Хәмас үтәмиячәк карарны кабул итүнең мәгънәсе юк, дип аңа каршы чыкты.

Иминлек шурасында Фәләстин вәкиле Рияд Мансур бу уңайдан тәнкыйть белдерде:

“Бездә сугыш бара, Фәләстин халкына каршы агрессия. Иминлек шурасының бу вазгыятьтә берни эшләмәве, Израильне һичьюгы агрессиясен туктатырга таләп итә алмавы бик тә үкенечле.”

XS
SM
MD
LG