Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

“Азатлык” радиосының Казан бүлеге 2009 елны Үрмәкүч елы дип игълан итте.

Римзил Вәли. Яңа ел каршылаганда әйтеләсе теләкләр әйтелгән, бәйрәм тамашаларындагы җырлар, котлаулар да яңгыраган. Әлегә 2009 дигән санга күнегелмәгән, әмма җир шары һәм аның иң матур урынындагы татар дөньясы да Яңа елга керде. Узган елгы өметләр һәм кызганычка каршы бәлаләр дә безнең белән ияреп бара.

Шулай да, Яңа ел төне ике ел арасына нокта куеп, нәрсә беләндер хушлашып, әлегә билгесез киләчәкне үткән чор белән аерып та куя. Кем белә, бәлки шушы елда кемгәдер бәхет елмаер, яңа дуслар табылыр, искеләре белән тагын да якынаерлар.

Яңа кыенлыклар килсә, аларны бергәләшеп кичеп чыгарга дуслар һәм тотрыклы акыл, яхшы кәеф кирәк. “Азатлык” радиосы, Татарстан авазлары Яңа елда да сезгә бераз җиңеллек китерер, күз алларын яктыртыр дип өметләнәбез.

Дөнья шулкадәр киң, татарлар, башкортлар бөтен Русиягә, Евразиягә, төрле кыйтгаларга чәчелгән. Сез яшәгән һәр төбәкнең матур, кызыклы, кабатланмас булуына шик юк. Матур җирләр, гүзәл шәһәрләр, акыллы, талантлы кешеләр бик күп.

Әмма Татарстан һәм татар дөньясы мәркәзе Казан бер генә. Татарлар ел буе мәдәният, мәгърифәт белән танышу өчен, укырга керү, тарихны өйрәнү, дөнья күрү теләге белән Казанга килә. Монда халыкара форумнар, зур милли һәм икътисади очрашулар үтә. “Яңа гасыр” каналы аша күпчелек татар төбәкләре ел буе Казанны карый. Һәм ел әйләнәсендә милләт мәркәзе, татар рухы белән танышып торырга теләүчеләр “Азатлык” радиосын тыңлап, аны интернеттан карап торалар.
"Азатлык"ның Казан бүлеге урнашкан Кекин йорты


Казаннан бирелгән хәбәрләр Татарстан турында гына түгел, ә гомүмән, татарлар, башкортлар, удмурт, чуаш, марилар һәм Русиядә яшәүче милләтләр язмышы турында. Узган елга күз салганда, Русия халыкларының милли мәгарифен укыту стандартларыннан кысрыклауга каршы хәрәкәт тә нәкъ Казаннан Татарстаннан башланганын әйтергә кирәк.

18 ноябрьдә Казанда үткән федераль киңәшмәдә дистәләгән төбәкнең мәгариф министрлары, парламент җитәкчеләре катнашты. Моңа кадәр әле бервакытта да милли мәгариф турында шундый зур дәрәҗәдә җитди сөйләшү булганы юк иде. Нәтиҗәсен инде яңа башланган елда көтәбез. Әйтергә кирәк, бу җиңел генә килә торган уңай нәтиҗә түгел. Кеше һәм халыклар ихтыяры булса, һәм халыклар теләген үтәү өчен төпле эшләр башкарылса гына, хөррият чаткылары саклана.

Узган елда шатлык та, кайгы да кичердек. Татар халкының газиз әдипләрен соңгы юлга озату бервакытта да онытылмаячак. Милли юлбашчы Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел, Шәүкәт Биктимеров, Фоат Мансуров, Вера Минкина кебек өлкән буын әдипләрнең юбилейлары милли сәнгатькә игътибарны арттырды. Туниста, Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре гөрләп үтте. Төркиянең Русиядә үткән көннәре Татарстанда башланып китмәсә, бу хакта ишетү, белүчеләр аз булыр иде.

Узган елда бөтендөнья татар яшьләре форумы җыелды. Универсиаданы Казанда үткәрү бәйгесе дә узган елда хәл ителде. “Рубин” футбол такымы Русия чемпионы булды. Һәм әле генә, яңа ел алдыннан 2005 елдан соң Казанда тагын бер яңа метро станциясе ачылды. Алдагы елларда тагын 5-6 тукталыш төзелерме, юкмы, 12 миллиард тотылачак җир асты юллары җәелерме, зурдан кубып төзелгән планнар үтәлерме, әлегә бары тик өметләнергә генә кала.

Ни кызганыч, яңа ел күбрәк яңа хәвеф һәм шом төяп килә. Мәсьәлә шунда- озакка киләме бу афәт һәм милләт юлында йөрүчеләр бу шартларда нәрсә эшләргә тиеш. Казанда менә шул турыда уйлыйлар. Игътибарга лаек, күңелгә ятышлы мәгълүмат һәм ачышларны киләсе елда да сезгә җиткереп торырбыз.

Ә хәзер, әйдәгез, безнең бәйрәм мәҗлесенә рәхим итегез. Казан хәбәрчеләре яңа елның беренче көннәрен дә сезнең белән башлап җибәрә. “Азатлык” хәбәрчеләре Былбыл елын ничек кичерде соң? Безнең янда үз вакытында “Төмән сандугачы” булган Наил Алан утыра.

Наил Алан. Сандугач – ул бөтен җирдә дә сандугач! “Азатлык”та күтәрелгән бөтен темаларга Казанда да сайрарга туры килде. Казанга кайтканга тиздән ике ел була.

“Азатлык” радиосы игълан иткән Былбыл елында Казан өчен тагын бер куанычлы вакыйга булды. Казанның 2013 елда булачак Универсиаданы отуы, бер яктан, бөтен Татарстан өчен куаныч. Икенче яктан, кайберәүләр үткәреп булырмы, финанс кризисы котыра дип шөбһәләнә башлады. Ләкин, өметсез шайтан гына диләр.

Былбыл елында без дә авылда өй сала башладык. Чөнки Казанда җырчы былбылларның тавышларын тыңлап соклансак, хәзер шәһәрдә чын сандугач тавышын тыңлап булмый. Авылда гына сайрый алар.

Римзил Вәли. Бер кулына видеокамера, икенче кулына микрофон тоткан Гадел Галәметдин, “Яңа гасыр” телевизион каналын ташлап, “Азатлык”ка килде.

Гадел Галәметдин. Былбыл елына килгәндә, шактый гына уңышлы, күп кенә өметләр белән башланды бу ел. Сәясәттә дә, икътисадта да үзгәрешләр булып, Русия президенты да алмашынды, гомумән, халык зур өметләр белән кергән иде. Минемчә, ел яхшы узды. Шәхсән үземә килгәндә, 2008-дә мин Казан финанс-икътисад институтын бетердем, икенче югары белем дә алдым.

Римзил Вәли. Кечкенә генә викторина үткәрик әле. Гаделга илһам бирүче әдәбият нәрсә? Өч чишелеш тәкъдим итәм: Шекспир, Тукай һәм “Звезда Поволжья” газетасы. Кайсы?

Наил Алан. Тукай.

Гадел Галәметдин. “Звезда Поволжья”, чөнки аның фикерләре “Азатлык” радиосы фикерләренә якын. Аның баш мөхәррире даими белгеч тә булып тора. Шуңа күрә, Рәшит Әхмәтов фикерләренә еш кына мөрәҗәгать итергә туры килә.

Римзил Вәли. Гөлназ Шәйхетдинованы без Шайназ дип йөртәбез. Ул текстларны интернетка куя. Нишләп син кызыл башлы газетаны ике-өч көн буе укып утырасың ул?

Әңгәмә кыза төште...
Гөлназ Шәйхетдин.
Кызыл башлы газета “Безнең гәҗит” ул. Бу басма белән дә хезммәттәшлек итәбез. “Безнең гәҗит” 17 мең тираж белән тарала һәм “Азатлык” эфирында яңгыраган күп кенә мәкәләләр “Безнең гәҗит”тә дә урын ала. “Азатлык”ны тыңлаучылар гына түгел, аны укучылар да күп.

Шәхсән минем өчен 2008 нче ел “Азатлык” радиосына хезмәт итүем белән истә калачак. Тәҗрибәмне арттыру өчен мин “Азатлык”ның Прагадагы баш фатирында булып кайттым. Җәйнең ике аен шунда уздырдым. Шулай ук хәбәрче булу белән беррәттән мин “Азатлык”та сәхифәбездә интернет редакторы вазыйфасын да башкарам.

Казанда булсам да, миңа Татарстан яңалыкларын гына түгел, ә милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрнең хәлләрен дә беренче белергә туры килә. Төркия, Кырым, Уфа, Мәскәү, Омски, Самар һәм башка хәбәрчеләребездән килгән яңалыкларны озакка сузмыйча төзәтеп, түкми-чәчми сәхифәбезгә урнаштырып бардым.

Римзил Вәли.
Узган ел Ландышсыз үтте бит. Ландыш Прагада эшләп кайтты.

Ландыш Харрасова. Күсе елына күчкәндә, мин Прагада калдым. Казан бюросының 2008-не Былбыл елы дип игълан итүенә мин бик шатланган идем. “Яңа гасыр” телевидениесен һәрвакыт карап бардым. Чыннан да, анда барысы да алда итеп күрсәтелде. “Азатлык” игълан иткән Былбыл елы Татарстанда бара икән дигән уй туды. Анда юллар төзелә, йортлар салына. Әмма монда кайткач, мин Былбыл елы белән алданганымны сиздем. Былбыл елы түгел, ә монда Күсе елы бара икән.

Римзил Вәли. Халык белән киңәшә торган Мәликә Басыйр бар. Халык сүзе – иң дөрес сүз.

Мәликә Басыйр. Былбыл елында мин Казан урамнарында җырлый-җырлый микрофон тотып йөрдем. Халыктан “Азатлык” радиосы турында ниләр беләсез, сезгә ни өчен кирәк ул? дигән сорауларга җавап җыйганда, “Азатлык”ны бик яхшы беләбез, күптән билгеле, кыю радио” дигән җаваплар минем күңелемә бик хуш килде.

Римзил Вәли.
Син пенсиягә чыктың бит, нигә өйдә генә утырмыйсың?

Мәликә Басыйр. Өйдә утырырга мөмкинлек юк, чөнки мин “Азатлык” радиосын ташлап китә алмыйм, сез туганнарым кебек!

Римзил Вәли. Монда яшьләр - Саша белән Алинә дә утыра. Әле былтыр аларның тавышларын белми идек. Саша Долгов, синең фамилияң шәп!

Саша Долгов. Минем фамилиям бик әйбәт. Беренчедән, миңа беркайчан да Саша дип эндәшмиләр, бөтенесе Долгов дип әйтә. Фамилиямны бөтен кеше исендә калдыра, хәтерли.

Римзил Вәли. Син “Азатлык” радиосында беренче керәшен булуыңа нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең?

Саша Долгов. Мине монда бер кеше дә кыерсытмый. Менә беренче ел “Азатлык” радиосында сайрый башладым, киләчәктә дә сайрармын.

Алинә Камалиева. Минем өчен бу ел үзгәрешләргә бик бай булды. Беренчедән, укуга керү, икенчедән, “Азатлык”ка килү. Радиога беренче тапкыр килгәч, мине бик җылы каршы алдылар. Миңа уңай мөнәсәбәт күрсәттеләр. Монда күп нәрсәгә өйрәндем.

Римзил Вәли. Безнең арабызда яшьләр, ә элегрәк авыл хуҗалыгы, криминал эшләр турында сөйләүче Рөстәм Исхакый да бар. Ничек үтте, шәкерт, бу Былбыл елы?

Рөстәм Исхакый. Зарланып булмый, Аллага шөкер. Табаларны кыздырганда татар егетләре, кызлары арасында бай, текәләрне дә таптык. Алар бай, текә булып кына калмыйча мохтаҗларга да ярдәм итә. Без алар турында да сөйләдек. Шулай ук 2008-дә ОМОНда булып, аннан язма да эшләп кайттым. Бу сәфәр дә истә калган. “Азатлык”тагы тормыш телевидениегә, яңа радиопроектларга этәргеч бирде.

2009 елда да матур, текә, гаҗәеп татар егет - кызлары күбрәк булсын иде. Алар яшеренеп ятмасыннар, безгә чыксыннар иде.

Римзил Вәли. Безнең арабызда “Шәрыкъ” клубы дип янып йөрүче, хәмерсез туйлар алып баручы һәм атаклы пәрәвезче Гамил Нур утыра.

Гамил Нур. Элек “Азатлык” радиосында “Татнет” дигән тапшыру чыга иде. Аны Бикә Тимерова алып барды. Мин “Азатлык” радиосы белән хезмәттәшлек итә башлагач, 2008 елда пәрәвез, челтәр, дөнья күләм элемтәләр, информацияле санлы мәгълүматле технологияләр турында “Пәрәвез” тапшыруы чыга башлады. Ул халыкка якынрак булуны үз максаты итте. Узган сезонда халыкка интернетта куллана торган терминнар, сайт ясау һәм аларның ничек кулланганын аңлаттык.

Минемчә, төп проблема – Татарстанда интернетның шактый кыйммәт булуы. Шуңа мөнәсәбәтле без Татартсанның элемтә министрыннан да, кулланучылардан да, интернетта сәхифә тотучылардан да фикер белешә алдык. Шунысы куандыра, 2009 елга, аз булса да, интернет бәяләре төште. Әйтик, бүгенге көндә 250 сумга бер ай буена лимитсыз интернетта утырырга була.

Римзил Вәли.
Киләсе елны ничек игълан итәбез? Без сыерга, үгезгә ризамы? Мин бер тапкыр телевидениеда халыкның иң авырткан җире - интернет, чөнки “Азатлык” радиосын интернеттан укып та, тыңлап та, күреп тә була, дип әйткән идем. Шуңа күрә, мин 2009-ны Үрмәкүч елы итеп игълан итергә тәкъдим ясыйм. Киләсе елда татарны интернетлы, интернетны татарлы итергә. Газета, радио, телевидениены ябып куйсылар, пәрәвез сүз иреген яшәтәчәк.

Гөлназ Шәйхетдинова.
“Азатлык” радиосы игътибарын күбрәк интернетка юнәлтә башлады. Безнең сәхифәбез соңгы арада бик баеды. Хәзер безнең һәрбер мәкаләдә, хәбәрдә фото була. Бик актуаль темаларга видео-материаллар да әзерлибез.

Алинә Камалиева. Пәрәвез турында тагын шуны да әйтәсе килә. Чыннан да, бүген яшьләр арасында пәрәвез нык кулланыла. Ләкин алар татар сайтларында сирәк кунак.

Саша Долгов. “Азатлык” радиосы сайтына күбрәк реклама ясарга кирәк.

Гамил Нур. Казан бюро җитәкчебез Римзил Вәлинең 2009 елны “Азатлык” радиосында Үрмәкүч елы дип игълан итүе миңа бик охшый. Нинди генә кризислар булмасын, тормышыбыз монитор эченә кереп бара. “Азатлык” радиосына шул пәрәвезне коручы эре бер Үрмәкүч булырга язсын!

Римзил Вәли.
Яңа елда да эфир дулкыннарында даими очрашып, Казан, Татарстан хәбәрләрне, монда туган җырларны, кызыклы фикерләрне тыңларга язсын. Казанга хатлар языгыз, шалтыратыгыз. Прагада көн саен безнең хәбәрләрне туплап, эфирга чыгаручы, дөнья хәбәрләре белән таныштыручы хезмәттәшләребезне, шулай ук Русия төбәкләрендә яшәп, татар дөньясы яңалыклары белән таныштыручы коллегаларны, барлык тыңлаучыларыбызны әле генә башланган Яңа 2009 ел белән котлыйбыз.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG