Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль: Бу террорга каршы күптәнге көрәшнең бер өлеше


Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни Израильнең Газзә Сызыгындагы һөҗүмнәрен төбәктә террорга һәм экстремизмга каршы күптәннән барган көрәшнең бер өлеше дип бәяләде.

Европадан килгән югары вәкилләр белән очрашудан соң Ливни Израиль тыныч халык арасында корбаннар булдырмаска тырыша һәм Газзәдәге һуманитар вәзгыятьне җиңеләйтү өчен барысын да эшли диде.

Израильнең Газзәгә һава һөҗүмнәре башлавына бүген 10 көн булды. Узган шимбә Газзә Сызыгына җир өсте гаскәрләре дә кертелде.

520-ләп фәлестинле, шул исәптән күп кенә хатын-кызлар һәм балалар үтерелгән дип исәпләнелә.

Израиль ягыннан 5 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG