Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан һәм Пакстанда җир тетрәде


Әфганстанның төньяк-көнчыгышында һәм Пакстанда көчле җир тетрәү булды.

АКШның геологик тикшеренүләр хезмәте белдерүенчә, Әфганстан башкаласы Кабулдан 275 чакрым төньяк-көнчыгышта һәм Пакстан чигенә якын урында Рихтер үлчәме белән 6-нчы дәрәҗәдәге җир тетрәү булган.

Тирбәлеш Исламабадта да сизелгән. Анда кешеләр йортлары җимерелүдән куркып урамнарга йөгерешеп чыккан.

Әлегә корбаннар яки зур җимерелүләр турында хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG