Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диялә сугышчылары Гыйрак хөкүмәте карамагына күчә


АКШ хәрбиләре әйтүенчә, Кушма Штатларга әл-Каидәгә каршы сугышырга ярдам иткән Диялә виләятендәге 9 меңләп сөнни сугышчыга хәзер Гыйрак хөкүмәте түлиячәк.

Хәрбиләр белдерүендә "Гыйрак уллары" дип аталган бу төркем Гыйракта иминлек урнаштыруда ярдамен дәвам итәчәк диелә.

Элекке сөнни сугышчылар АКШ көчләренә ярдам итү өчен 2006 елда Уянучы шуралар исемле төркем оештырды.

Алар АКШ акчалары ярдамендә 2007 елның икенче яртысыннан башлап Гыйракта көч куллануның кимүенә зур өлеш кертте.
XS
SM
MD
LG