Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан Пакстанга Мумбай һөҗүмнәре турында дәлилләр тапшыра


Һиндстан Пакстанга ноябрьдә Мумбайга һөҗүм иткән сугышчыларның Пакстандагы кайберәүләргә бәйле булуын раслаучы дәлилләр тапшыруын белдерде.

Һиндстан 160-тан артык кешене үтергән ул һөҗүм өчен Пакстандагы сугышчыларны гаепләде.

Әмма Пакстан моны кире кагып дәлилләр китерүне сорады.

Һиндстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, тапшырылган дәлилләр арасында исән калган бер сугышчының бәйләнешләрне тануы, шулай ук бәйләнеш җепләрен тәфсилләп сүрәтләүләр дә бар.
XS
SM
MD
LG