Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

Русия Украина аша Европага газ кудыруны киметә


Русия премьер-министры Владимир Путин дүшәмбедән башлап Европага Украинадагы үткәргеч аша газ кудыруны киметергә кушты.

Европа дипломатлары исә Европа газ тәэминәтенә зыян китерүче Русия-Украина газ бәхәсе турында Брюссельдә гадәттән тыш сөйләшү үткәрә.

Европа Берлеге газ бурычлары һәм бәяләре турында сөйләшү өчен Киевка үзенең вәкилләрен җибәрде.

Путин Газпром башлыгы Алексей Миллерга Украина аша газ җибәрүне, Мәскәү Украинаны күпме газ урлауда гаепләсә, шул кадәр киметергә кушкан.

Миллер әйтүенчә, Газпром Европага Беларус үткәргече һәм Кара диңгез төбеннән узучы Зәңгәр агым газүткәргече аша газ кудыруны арттырачак.

Украина Газпромны Европага җитәрлек газ җибәрмәүдә гаепли.

Инде Хорватия, Греция һәм Чехиягә дә газ килү кимегән дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG