Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Бәйрәм дәвам итә


Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Ел зур иҗтимагый-сәяси вакыйгаларсыз башланып китте.

Шулай да, хәбәрләргә бөтенләй үк кытлык юк. Елның тәүге дүрт көнендә генә дә 70-кә якын янгын булып, 14 кеше күмергә әйләнгән. Яллар тагын бер атнага якын баруын искә алганда, бу сан шул килеш кенә калмас кебек.

Көнчыгыш календаре буенча яңа ел — Үгез елы. Ул гыйнвар азагында гына башлануына карамый, халык инде Үгез елында яшибез дип исәпли. Яңа ел, билгеле, план-максатлар, фаразлар кору чоры. Билгеле галим, филология фәннәре кандидаты Муса Мөлеков халык авыз иҗатының яңа елга нәрсә ышандыруы турында ирештерде. Аңа караганда, Үгез елында кыш суык килә, ул туклык елы.

XS
SM
MD
LG