Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алазания: президент нык ялгышты


Грузия президентының элекке тарафдары, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, Саакашвили үз белдегенә карарлар кабул итеп, зур хаталар җибәрде, диде.

Михаил Саакашвилиның кабат президент булып кабат сайланганына 5 декабрьдә бер ел тулды. Аның әле тагын 4 елы бар, ләкин Грузиянең сәяси даирәсендә аңа карата кәнәгатьсезлек хисләре арта, вакытыннан алда сайлаулар һәм ихтимал варислар турында сүзләр йөри.

Шундый ихтимал варисларның берсе, Грузиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы элекке илчесе Ираклий Алазания Азатлыкка әңгәмә бирде.

Президент булыр өчен кирәкле 35 яшен декабрь аенда гына тутырган Алазания Саакашвили тирәсендәге җитез һәм матур сөйләүче яшь буын сәясәтчеләренең берсе.

Күптән түгел Берләшкән Милләтләр Оешмасында Грузия илчесе вазыйфасыннан чигенеп Тифлискә кайткан. Бу вазыйфадан чигенүен ул Саакашвилидан күңеле кайту белән аңлата.

"Соңгы елларда минем президент белән низаг чишү һәм башка мәсьәләләрдә җитди каршылыклар туды. Абхаз ягы белән сөйләшүләр башлау өчен бик күп мөмкинлекләр ычкындырылды."

Аяныч хаталар

Алазания сүзләренчә, ул бу турыда белеп сөйли. Берләшкән Милләтләргә илче булып киткәнче ул Грузия-Абхазия сөйләшүләрендә махсус вәкил булган. Күпләр аны бу тарихи низагны чишүдә иң ерак китә алган кеше дип саный.

Ираклийның атасы 1993 елда грузин-абхаз сугышының соңгы көннәрендә сепаратистлар кулыннан үлгән. Шуңа да карамастан, ул абхаз рәсмиләренең ышанычын казана алган сирәк грузиннарның берсенә әйләнә алган.

2008-нең маенда солых килешүен күтәреп Сухумга барган. Грузин качакларын Абхазиягә кайтару һәм көч кулланмауны күз алдында тоткан бу килешүне ике як та хуплаган. Әммә ул имзаланмый калган.

Алазания сүзләренчә, бу килешү имзаланган булса, август сугышы бәлки булмас иде. Гаепнең бер өлеше Мәскәү ягында – Русия Абхазиягә гаскәр китергән, башка провакацияләр оештырган. Ләкин Саакашвилиның да гаебе бар, ди ул.

"Саакашвилиның соңгы елларда ясаган сугышчан белдерүләре нигездә ялгыш иде. Алар файдага булмады. Гомумән, Русиягә килгәндә, ныклы, нигезле, дәвамлы стратегия юк иде."

Абхазия һәм Берләшкән Милләтләрдә илче булганчы иминлек хезмәтләрендә эшләгән Алазания сүзләренчә, сепаратист төбәкләрне Тифлис кочагына кайтару өчен бик күп тыныч һәм кансыз юллар бар.

Күмәк идарә

Алазания август сугышын хата дип саный һәм киләчәктә андый хаталарга юлыкмас өчен илдә карар кылу рәвешен үзгәртергә чакыра. Карарны бер кеше түгел, ә җаваплы һәм әзерлеге булган белгечләр төркеме кабул итергә тиеш.

"Президентның низаг вакытында провакациягә бирелүнең төп сәбәбе – сайлап алу өчен җитәрлек күләмдә фикер, идеялар булмау. Грузиядә бу систем беркайчан да булмады."

Яңа президент – кем генә булмасын – андый хаталарны кабатламасын өчен, Алазания Грузияне демократия юлына кайтырырга һәм фикер төрлелегенә нигезләнгән яңа хөкүмәт төзергә чакыра.

Президент булырга ниятегез юкмы, дигән туры сораудан Алазания әлегә кача, иң мөһиме илдә коненсус булдыру, гади халык белән хакимиятне берләштерү, дип җавап бирә.

Тифлискә кайтканнан бирле ул берничә генә әңгәмә биргән, вактын оппозиция белән киңәшүләрдә үткәрә.
XS
SM
MD
LG