Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге газ транзитын туктатуны хөкем итте


Европа Берлеге, Русия белән Украина газ бәхәсенә бәйле рәвештә Русия газын Европага җибәрүне туктату гамәлен “кабул ителмәслек” дип белдерде. Берлек газ җибәрүне кичекмәстән яңартырга һәм ике якны сөйләшүләр башларга чакырды.

Европа вәкилләре ике яклы сөйләшүләрне нәтиҗәлерәк итү өчен тырышычак, дип белдерә.

Элегрәк Болгарстан, Төркия, Греция һәм Македониягә газны куу туктаган. Бу хакта бүген Болгарстан энергетика һәм икътисад министрлыгы хәбәр итте.

"Газпром" Украина аша куела торган газның күләмен 3 тапкырга киметкән, дип хәбәр итте "Украина Нафтогазы" ширкәте вәкиле.
XS
SM
MD
LG