Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галиәсгар Камалның туган көне соңрак


Камал театры мөдире Шамил Закиров сүзләренчә, татар театры атасының исемен горур йөртү зур вазифа.

“Мәгариф” нәшрияты чыгарган 2009 елгы татар календаренең 6 гыйнвар битендә Галиәсгар Камалның тууына 130 ел дип язылган. Әмма Камал театры әһелләре драматургның туган көне соңрак, ай ахырында, дип белдерә. Әле күптән түгел генә табылган документлар моңа дәлил булып тора икән.

Шамил Закиров сүзләренчә, Камалның Казанда түгел, ә Арча районы Сикертән авылында туган булуы ачыкланган. Яңа ел алдыннан гына Татарстан хөкүмәте карары белән Сикертән мәктәбенә Галиәсгар Камал исеме бирелгән. Истәлек тактасы да куелган.

Бугенге көндә урта мәктәптә 60 бала укый. Алдагы берничә елда балалар саны кимүгә таба барса да, укытучылар әйтүенчә, тагын да алгарак арту көтелә.

30 декабрь көнне Сикертән укучылары автобусларга төялешеп Камал театрына килеп тамаша карады. Бу сәфәрне аларга үзләрендәге авыл хуҗалыгы ширкәте оештырган. Театрда булганда укучылар Галиәсгар Камалга багышланган почмак белән дә танышканнар.

Дөрес, Казанда әлегә татар театры атасына музей юк. Нәриман урамында ул яшәгән йорт та күренекле шәхес дәрәҗәсенә туры килми. Кичекмичә төзекләндерү кирәк. Кайберәүләр, анда Камалның туганнары яшәми инде хәзер, ә бомжлар көн күрә, ди.

Камал театры җитәкчелегенең иң зур хыялы әлеге йортны төзекләндереп “Республика театры музее” итү. Хөкүмәт бу теләккә акча белән дә хуплауны тоткарламаса, бәлки, озак та калмас бу йортта башка экспонатлар белән бергә Камал әйберләре дә урын алыр.

1926 елда Халык драматургы исеме бирелгән Галиәсгар Камалның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү “Яңа татар театры пьесасы” бәйгесенә йомгак белән бергә булачак. Камал театры бу чараны 27 мартка билгеләгән. Бәйгегә 50 дән артык әсәр килгән инде.

Камал театры 1934 елдан бирле классик драматург исемен өйртә. Шамил Закиров сүзләренчә, драматургның туган җирен, туган көнен ачыклау үзенә күрә бер әһәмияткә ия булса, исеменә тап төшерми халык яраткан спектакльләр кую тагын да зуррак максат булып тора.

Шагыйрь Әхмәт Рәшит фикеренчә, Галиәсгар Камал милли сәхнә сәнгате туганчы ук, 1898 елда “Бәхетсез егет” драмасын иҗат итә. 1906 елда аның “Гыйшык бәласе” пьесасы буенча Казанда беренче ачык спектакль уйнала. Профессиональ театр туу Камалның иҗат дәртен канатландырып җибәрә. Аның “Беренче театр”, “Бүләк өчен”, “Уйнаш”, “Банкрот”, “Безнең шәһәрнең серләре”, “Дәҗҗал” әсәрләре ул чорда татар драматургиясенең иң биек нокталарын билгели. Галиәсгар Камал татар тамашачысын дөнья драматургиясенең атаклы әсәрләре белән дә таныштыра.

1923 елда аңа Хезмәт Батыры, ә 1926 елда Халык драматургы исемнәре бирелә.
XS
SM
MD
LG