Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хезмәт хокукларын прокуратура тикшерә


Финанс кризисы сәбәпле, җинаятьләр саны артырга мөмкин. Прокуратура төрле тикшерүләр алып бара.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев сүзләренчә, 2009 елны үз мәнфәгатьләре өчен кылынган икътисади җинаятьләр саны арту ихтималлыгы зур. Чөнки җәмгыятьтәге хәл киеренке булачак.

Шул сәбәпле күрәсең, прокуратура оешмаларының кризис вакытына махсус гамәлләр программасы эшләнгән. Алар төрле тикшерү эшләре алып бара, оешма җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздыра икән.

“Аңлашылганча, кризис шартларында прокуратура эшчеләрне кыскартуны яки аларны хезмәт урыныннан җибәрүне туктата алмый. Әмма кыскартулар, эштән җибәрүләр вакытында без барысы да кануни булсын өчен эшләргә бурычлыбыз”, диде матбугат очрашуында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров.

Аның әйтүенчә, ихтыярсыз эштән җибәрүчеләргә канун нигезендә гарантияләр каралган. Аерым алганда, бу махсус түләүләр. Хәзер кризиска сылтап, оешма җитәкчеләренең хезмәткәрләрне бернинди түләүсез эштән чыгарып җибәрү гадәте таралыш ала. Хакимият исә ничек тә канәгатьсезләр санын арттырмаска тырыша, чөнки алда Дәүләт шурасына сайлау тора. Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, прокуратура таләбе нигезендә, кире эшкә урнаштырылган кешеләр бар, әмма алар бармак белән генә санарлык икән.

“Кешенең хезмәт хокуклары сакланырга, шулай ук хакимият тә эштән җибәрелгән кешеләргә ярдәм итү өчен әзер булырга тиеш”, диде Татарстан прокуроры.

Аның урынбасары Газинур Галимов әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Районнардан да гаризалар килүе әйтелде. Алар район прокуратурасына тикшерү өчен җибәрелә.

“Барысы да кануни нигездә булсын өчен төрле эш алымнары кулланабыз: җитәкчене алдан кисәтеп кую бар, кешеләргә хезмәт хакын киметсәләр, мисал өчен, фонд хисабыннан түләүне таләп итәбез”, ди Галимов.
XS
SM
MD
LG