Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Раштуага әзерләнәләр


Бүген төнлә Русия правослаулары чиркәүләрдә махсус бәйрәм укуларында катнашырга җыена. Рус православ чирәве җитәкчелеге халыкка Раштуа уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгате белән чыкты.

“Рус чиркәве җитәкчелегендәге халыклар читтән килгән икътисади кыенлыкларга тарыды, Ходай зиһен биреп, авырлыкларны җиңәргә насыйп итсен", дип әйтелә Патриарх вазифаларын башкаручы метрополит Кириллның мөрәҗәгатендә.

Татарстан президенты да Раштуа белән котлау юллады.

XS
SM
MD
LG