Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози Якын Көнчыгышка килде


Якын Көнчыгышка Франция президенты Николя Саркози килде. Ул Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас һәм Израиль башлыгы Шемон Перес белән очрашты. Саркози, һуманитар тынычлык урнаштыру ике якка да кирәк, Израиль көчле дәүләт, мондый адымга бара ала, дип белдерде.

Элегрәк Израиль хәрбиләренең Гәззә сызыгындагы җир өсте операциясен дәвам иттерүе турында хәбәрләр килде. Алар Хамас контролендә булган җирләргә керде.

Фәләстин табиблары хәбәр иткәнчә, хәрби чара барган 11 көндә Гәззәдә кимендә 560 кеше үтерелгән. БМО, шушы кешеләрнең дүрттән бер өлеше – тыныч халыктан булган, дип хәбәр итә. Израиль ягыннан 8 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG