Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Бәйрәмнәр дәвам итсә дә, халыкны бу елда икътисад ни хәлдә булыр, нефть бәясе күтәрелерме, тормыш кайсы якка борылыр, дигән сораулар борчый.

Халык әлегә Яңа ел бәйрәмнәре тәэсирендә, кризисның йогынтысын сизми. Күңел ачу үзәкләре, ресторан, аквапаркларда чират торып кәеф-сафа корып йөри. Белгечләр исә, бәйрәмнәр тынгач кешеләр каешларын ныграк кысачак, дип фаразлый.
Соңгы берничә айда Русия, шул исәптән Татарстан икътисады нык аска тәгәрәсә дә, республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин, тулаем алганда ел нәтиҗәләре начар түгел, ди. Шулай да журналистларга ул, киләсе елда 2008 елдагы кебек үсеш булмаячак, дип белдерде.
“Яңа елга бюджетны билгеләгән вакытта без шактый оптимистик караштан чыгып эш иткән идек. Республиканың киләсе ел бюджетына нефтьнең мичкәсе дә 90 доллардан кертелгән. Бүген ул икеләтә түбән. 2009 елга икътисадый үсеш концепциясен тәкъдим иткәч, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов аны шактый оптимистик дип тапкан иде. Бүген икътисад министрлыгы республика җитәкчелегенә тагын ике юл тәкъдим итәчәк. Аларны без реаль чынбарлыкка туры китереп эшләдек. Җитәкчелекнең бу ике юнәлешне ничек кабул итәсе әлегә билгесез. Шунысын әйтеп була - киләсе елда Татарстан икътисады 2008 елдагы кебек үк үсеш алмаячак”, ди Марат Сафиуллин.
Аның фикеренчә, 2009 елда республика икътисады берничә юл белән үсеш алырга мөмкин. Иң оптимистик караш – икътисадның 2008 елдагы кебек үк үсүе. Икенче юл финанс кризисының язга тәмамлануы. Иң писсимистик караш исә, кризисның көзгә кадәр дәвам итүе, ди министр.
Марат Сафиуллин сүзләренчә, киләсе елда республикада уртача хезмәт хакы 14 меңнән артык булачак. Әмма журналистлар Татарстан икътисадының терәге булып торган “Татнефть”, “Камаз”, “Казаньоргсинтез”да эш атнасының, эшчеләрнең кыскартылуы, хезмәт хакының киметелүе күзәтелгәндә киләсе елда эш хакының артуына ышанмый.
Матбугат очрашуында нефть бәясе турында да сүз чыкты. Озак вакыт нефтьнең мичкәсе 100-150 доллар булганда, “Татнефть” республиканың иң абруйлы, тел-теш тидермәслек шау-гөр килеп эшләүче ширкәте саналды. Бензинның литры 25 сум иде. Татарстан бюджетына да акчалар “тамып түгел, агып керде” Хәзер исә, республиканың акча сугу машинасы саналган “Татнефть”нең хәлләре мөшкыль. Дөньяда нефть бәясе ничә сум булганда Татарстан үзен иркен хис итәчәк соң? Икътисад министрына бу хакта да сораулар булды. Әмма ул аңа төгәл җавап бирергә авырсынды.
“Бу мәсьәләдә барысы да салымга барып тоташа. Күп вакыт нефтьнең мичкәсе 100 доллардан артык булып торганда, ул чит илгә экспортлана торган чимал иде. Әмма әйтергә кирәк, Татарстанның үзендә исә, эчке базарда эшләүче кече нефть ширкәтләре зур салымнар түләмәс өчен чималны арзан бәядән сатты. Шуңа күрә, хәзер бәянең 40 долларга төшүе бу әле котычкыч хәл түгел. Бүгенге көндә нефть чыгаручы хосусый ширкәтләрнең бөтен табышлары салым түләүгә генә китеп бара. Әмма күп кенә төбәк җитәкчеләре кризис вакытында Русия хөкүмәтеннән салым системасына үзгәрешләр кертүне сорый. Без дә мондый мөрәҗәгать белән чыктык. Шуңа күрә, якын арада бу тармакта алга китешләр булачак”, ди Марат Сафиуллин.
Министрның узган елга нәтиҗәләр ясавы исә оптимистик рухта булды. Аның сүзләренчә, 2008 елда Татарстанның тулаем җитештерү күләме 7% артып 930 миллиард сум тәшкил иткән. Республиканың төп капиталына исә 247 миллиард сум инвестиция кертелгән.

XS
SM
MD
LG