Accessibility links

Кайнар хәбәр

Утлы тамашалар атасы Булат Галиев вафат


Булат Галиев
Булат Галиев

Сишәмбедә, 90-нчы елларда лазер концертлар күрсәтеп халыкны шаккатырган атаклы галим Булат Галиевнең йөрәге тибүдән туктады.

Булат Галиевны күпләр “Прометей” эксперименталь эстетика фәнни тикшеренү институты җитәкчесе буларак белә.

Узган гасырның 90-нчы елларда ул утны һәм музыканы берләштереп тамашалар оештыру белән танылды. Мәсәлән, шушы фәнни институт, Скрябинның "Прометей" әсәрен утлы тамашага әверелдереп күрсәтте.

Булат Галиев СССРда утлы-музыкалы фильмнарны ясаган беренче кеше булды. Ул ачык һавада “Тавыш һәм ут” тамашасын, Казанда “Музыка һәм ут” халыкара конференцияләрен оештырды.

1990 елда Казан консерваториясендә ташамачыларны шаккатырган мульти-медиа концерт куелды. Анда фото, видео, инструментлар театры, лазер тамашасы күрсәтелде.

1991 елда Сабан туе көннәрендә Галиев җитәкләгән институт, Казан университеты һәм опера театры арасындагы бакчада “Сихри бакча” тамашасын күрсәтте. Анда сирәк очрый торган кошларның тавышлары ут белән бер ритмда яңгырады. Казан университеты бинасына лазер утлар белән ясалган сыннар күрсәтелде", дип яза “Татар-информ” агентлыгы.

Казан циркы бинасы
Соңгы елларда казанлылар Булат Галиевның Казан Кирмәнендә Спас манарасы чаңнарын кызыл утлар белән бизәвен, цирк бинасын яктыртуын, Казан вокзалын утлар белән бизәвен белә.

Булат Галиев гомер буе заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләрен, аларның бәйләнешен өйрәнгән. Эстетиканы ул ишетелә торган, күренә торган, чагылдырылган, сынлы сәнгатьләрнең бәйләнеше итеп тойган. Үз исемендәге сәнгатьнең “периодик системасын” төзегән.

Булат Галиев фәлсәфә фәннәре докторы, Татарстан һәм Русия фәннәр академиясе әгъзасе, дизайнерлар, кинематографистлар, язучылар берлекләре әгъзасе иде.

Булат Галиев белән хушлашу Казанда, 7 гыйнварда, Казан дәүләт техник университеты бинасында үтәчәк.


XS
SM
MD
LG