Accessibility links

Нижгарның элекке мөфтие Гомәр Идрисов яңа эшкә күчә


Түбән Новгород өлкәсенең элекке мөфтие Гомәр хәзрәт Идрисов Ислам мәдәниятенә, фәненә, мәгарифенә ярдәм итү фондында Русия Үзәк Диния назәрәтенең рәсми вәкиле вазифасына күчә.

Моңарчы ул Түбән Новгород Диния назәрәтенең голәмәләр шурасы башлыгы иде.

Гомәр Идрисов 1993 елдан бирле Түбән Новгород мөселманнары Диния назәрәте башлыгы булып эшләде.

2008 елда яңа мөфтий сайлангач, ул голәмәләр шурасын җитәкли башлады.


XS
SM
MD
LG