Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Гашураны төрлечә билгели


Дөнья мөселманнары Гашура көнен билгеләп уза. 3 конфессия бәйрәме бер көнгә туры килде.

“Болгар” мәчете имамы Илдус хәзрәт Фәиз әйтүенчә бу көнне мөселманнарның Гашура һәм урысларның Раштуа бәйрәменнән тыш, яһүдләр дә үз бәйрәмен билгеләп уза. Гашураның тарихы исә үзе дә яһүдләр белән бәйле икән.

“Пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч яһүдиләрнең Мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тотканнарын күрә. Ни өчен ураза тотасыз, дип сорагач, бу Муса галәйһисcәлләмнең фиргавен золымыннан котылган көне, дип җавап кайтаралар. Шулай ук бу - Иерусалимны мәҗүсиләрдән азат иткән көн булуын да әйтәләр. Һәм шул сәбәпле, олы гамәл буларак алар ураза тота икән. Пәйгамбәр исә Муса галәйһиәссәлләм ул миңа сезгә караганда да якынрак, чөнки пәйгамбәрләр бер нәселдән килгәнгә туганнар булып тора, дип шулай ук ураза игълан итә. Әмма яһүдләргә охшаш булмасын өчен 3 яки 2 көн тотарга боера. Һәм бу зур савап санала”, ди Илдус Фәиз.

Аның әйтүенчә, нәкъ шушы көнне кан коюлар булу бик аяныч.

“Мөселманнар буш сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Кешеләрнең амбициоз булган сәясәткә ияреп китүе менә нәрсәгә китерде”, ди “Болгар” мәчете имамы.

Илдус Фәиз сүзләренә караганда, Әдәм белән Һава да нәкъ шушы көнне очрашкан. Нух пәйгамбәрнең туфаннан котылып, коры җиргә чыгуы да шушы көнгә туры килә.

Әмма шыгыйларда Гашура - матәм көне. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраткан оныгы имам Хөсәин һәм аның 72 тарафдары да шушы көнне һәлак була. Һәм шул сәбәпле, шыгыйлар ул көнне үзләрен чылбырлар белән богаулый, кан чыгара, елаша.

“Сөнни галимнәр әйтүенчә, алар үзләрен гаепле дип санаганга шулай эшли. Чөнки Хөсәинне үтерүче нәкъ шул фарсы халыклары арасыннан булды”, ди Илдус хәзрәт Фәиз.

Сөнниләр исә бу көнне ураза тотудан тыш, мохтаҗларга сәдака бирә, Коръән укый. Әгәр Азәрбайҗанда савап йөзеннән хәтта кан тапшырулар оештырылса, Татарстанда әлеге бәйрәмне күбесе белми.

Илдус хәзрәт Фәиз әйтүенчә, бу көнне бәйрәм дип атау бик төгәллеккә туры килеп бетми.

“Бу мөбәрәк булган бер кичә”, ди Болгар мәчете имамы.
XS
SM
MD
LG