Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике парның берсе аерыла


Республикада яшьләрнең аерылышуы премьер-министр Рөстәм Миңнехановны да борчуга салды. Былтыр язылышкан 30 мең парның яртысыннан күбрәге аерылышкан. Бу 2007 елга караганда 7%-ка күбрәк.

Әлеге саннар сишәмбе ЗАГСның еллык җыелышында әйтелде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмгыятнең нигезен нык һәм сәламәт гаилә тәшкил итәргә тиеш. Шуңа күрә җитәкчелек аерылышуларның сәбәпләре турында уйлана башлады.
Ел әйләнәсендә ЗАГС бүлекчәләре озын-озын чиратлар белән яшьләрне кавыштыра. Әмма ничек тиз кавыштыра, шулай ук тиз аерып та куя. Яшь парлар әйтүенчә, күп вакытта биредә аерылышуның сәбәпләрен, яшь гаиләнең янә кушылу мөмкинлеген уйга да алмыйлар. Аерылышу сәбәпләренең күбесен исә, Татарстанның үзәк төбәге казые, Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белә. Чөнки никах укытып язылышкан парларның күбесе аерылган вакытта аңа мөрәҗәгать итә.
“Кызганычка каршы 70-80 елларда туган буын әти-әниләреннән дин тәрбиясен күрмәгән. Шуңа күрә үз өсләрендә булган җаваплылыкны да сизми. Егетләр өйләнеп, балалары туып та төннәрен әллә кайда читтә йөри. Кыз балалар да кияүгә чыгып, ирле хатын булгач та җаваплылыкны сизми. Күп очракта кирәкмәгән тавыш шуннан чыга. Яшьләрнең күбесе әле гаилә тормышына әзер түгел. Хәтта никах вакытында да кайвакыт шундый җитди мәсьәләләргә кагыласың, аңлатырга тырышасың, карасаң, я егет, я кыз көлеп утыра. Туйны алар ниндидер бер мактану галәмәте буларак кына кабул итә. Янәсе без туйны фәләнчә үткәрдек, шундый машиналар ялладык, шул ресторанда үткәрдек, фәлән хәтлек кеше җыйдык, дип мактанып кына йөрү дип уйлый. Чынбарлыкта исә гаилә кору бик катлаулы эш, монда үбешү, кочаклашу белән генә булмый.
Егетләр бала тугач, ул елый, сиеп куя дип, бу мәшәкатьләрдән куркып, түзә алмыйча гаиләдән китә. Ата-аналардан да күп нәрсә тора. Элегрәк алар кызга "кияүне кара", егеткә "киленне кыерсытма" дип әйтеп торса, хәзер һәр як үз баласын яклый. Егеткә һаман саен хатыныңны “муеныңа атландырма”, кызга гел "иреңне тыңла, үзеңчә эшлә" дип әйтеп торсалар, бу гаилә бәхетле булмый, билгеле. Никахта хәтта, олы-олы абыйларның егет кешегә, атнасына бер мәртәбә булса да, хатынны чәченнән тотып селкергә кирәк, дип киңәш биргән очраклары бар. Мондый теләкләрдән соң нинди гаилә нык була алсын инде”, ди Рөстәм Зиннуров.
Әмма аерылышу очраклары күп булса да, Рөстәм Зиннуров сүзләренчә Кол Шәриф мәчетендә барыбер кавышучыларның саны бермә-бер артык. Шушы көннәрдә генә Казанның баш мәчетендә 2000-нче никах укылган. Өстәвенә аерылышучыларга җавап буларак, сирәк кенә булса да мөселманнар арасында ике хатын алып бәхетле яшәүчеләр дә бар, ди Рөстәм Зиннуров.
“Хәзерге вакытта мондый хәлне юк дип әйтеп булмый. Әмма бу яшьләр никах белән яши икән, ир кеше ике гаиләне дә тәэмин итә икән, без аларга каршы чыга алмыйбыз, киресенчә рәхмәт кенә укыйбыз. Ир кешенең берничә хатын белән яшәргә акылы, көче, матди байлыгы җитә икән, Аллага шөкер. Хәзер тол хатыннар дөнья хәтле. Ир кешенең чит хатыннар янында никахсыз чуалып йөрүләренә караганда, берничә хатын белән никахлашып яшәве яхшырак. Әйтергә кирәк, ислам дине моңа өндәми, әмма каршы да килми”, ди Рөстәм Зиннуров.
2008 ел кәбисә елы булгач, туйлар азрак булыр дип фаразланган иде. ЗАГС мәгълүматлары исә киресен күрсәтә. Республикада былтыр туйлар күп булган. Әмма язылышучыларның яртысыннан күбрәге аерышканын исәпкә алганда бу туйларның булуыннан булмавы хәерлерәк булыр иде, ди дин әһелләре.
XS
SM
MD
LG