Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Газзә низагы сөнни һәм шигыйләрне берләштерә


Шигыйләр бүген Гашуране зурлап искә ала. Гасырлар элек сөнни һәм шигыйләр арасында кабынган каршылык хәзер кайсы юнәлештә бара?

Йөз меңләгән шигый Гашура көнең искә алыр өчен Кәрбәлага таба юл тота. Халык кулындагы чылбырны күкрәгенә бәрә-бәрә золым корбаны Хөсәен күргән михнәтне искә алып матәм уздыра.


шигыйләрнең гашура матәме
Кербала, Кабул, Бәйрут - 7.01.09

Мөхәррәм аеның 10 көне ягъни Гашура көне ислам тарихе өчен мөһим көннәрдән берсе. Ул изге булуы белән бергә, Кәрбәла дип аталган фаҗига бу көндә искә алына. Гаделсезлеккә каршы баш көтәргән Мөхәммәт пейгамбәрнең оныгы Хөсәен һәм аның якташлары бу көндә шәхит киткән.

Һәр ел булганы кебек быел да Гыйракта ашурәдә Кәрбәла фаҗигасен искә алу вакытында, изге җирдә Моса әл-Казыйм мәчете каршында булган фаҗигадә 35 кеше һәлак булды. Фаҗигане искә алганда аңа дучар калу соңгы елларда Гыйракта гадәте көренеш. Ел саен мондый интиһар һөҗүме була. Бу юлыда җәваплкылыкны үз өстенә алучы булмады. Вакыйгадән соң аны сөнни тәррочылар оештырды дигән гайбәтләр таралды.

Гасырлар элек нәкъ бу көндә булган вакыйга да, сөнниләр белән шигыйләр арасында каршылык тудырган иде.

Ләкин халык хәзер бу спекулациягә бирелме, Кәрбәлага барган юлда Ашура ашы пешереп тараткан бер апа, Саддәм Хөсәен реҗимы беткәннән соң ашурә көннәре зурдан һәм дәртләнеп уздырыла башлады ди.

Mәзхәб-ара мөнәсәбәтләрдә яңа борылыш

Шигыйләр хәзер Кәрбәлада Гашура көнең курыкмыйча уздыра. Әле бер ничә ел элек бу җирләрдә сөнни-шигий каршылыгы артып китәчәк дигән куркыныч таралганда, тарих хәзер башкача борылыш алды. Согед Гарәбстанлы, антраполигия галиме һәм сәясәт белгече Май Ямани соңгы вакыйгалар сөнни һәм шигыйләрне бергә берләштерә башлады ди:

"Бик кызык үзгәрешләр күрелә башлады, бигрәк тә Газзә низагыннан соң, исланмчы режимне яклаган сөнни һәм шигыйләр хәзер салмак сәясәт алып барган Америка тарафдары Гарәп илләренә бергә каршы чыга башлады."

28 декябрьдә кабынып киткән Газзә низагы мәзхәб-ара мөнәсәбәтләрдә яңа борылышка этәрде. Әлеге үзгәрешләр хәзер урта сәясәт алып барган һәм шигый Иранга каршы булган сөнни Согуд Гәрәбстаны һәм Мисыр хакимиятләрең уңайсыз хәлдә калдыра.

Шулай да елына бер уздырылган Ашурә көне генә13 гасыр дәвам иткән низагны бер көндә бетерә алырлык көчтә түгел.
Заманча хакимиятләр ике мәзһәп арасында ни кадәр күпер салырга тырышмасын, бу тырышлыклар тарих дәвамында кылынган хаталарны оныттыра алмый. 1802 елда, каты куллы вахаби хәрбиләр Кәрбәлада гашуране искә алган 2 мең кешене үтергән иде.

XS
SM
MD
LG