Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елда Омски татарлары


"Якташ" балалары
"Якташ" балалары

Яңа елга аяк басканда узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм алдагы елга эш планы кору гадәткә кергән.

Омски татарларының 2008 елда башкарган әһәмиятле эшләренең берсе дип, өлкәдә нәшер ителүче “Татар дөньясы” газетасының ай саен даими чыгып килүен һәм халыкка җиткерелеп торуын әйтергә мөмкин. Бу газета 5 ел буе милли җанлы татарлар көче белән эшмәкәр Тамир Алимбаев исәбенә чыгарылып килә. Газета битләрендә өлкә татарлары тарихы, бүгенге тормышы яктыртыла, мәдәни һәм дини сәхифәләргә урын бирелә, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез турында мәгълүматләр һәм башка күп кенә кызыклы материаллар бастырыла.

Узган елның декабрендә газетаның 52-нче саны дөнья күрде. “Әмма, кызганычка каршы, бүгенге көндә газетаның киләчәге сорау астында. Соңгы вакытта барлыкка килгән замана афәте – икътисад кризисы газетаны берникадәр вакытка туктатып торуы да ихтимал”, ди газетаның баш редакторы Гөлсинә Әхмерова.
Гөлсинә Әхмерова


Омскиның шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте эшчәнлегендә дә 2008 елда шактый әһәмиятле вакыйгалар булды: мөохтарият активистлары ел әйләнәсендә мәгәриф һәм мәдәният өлкәләрендә, социаль юнәлештә даими эш алып бардылар, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр белән эшләделәр, өлкә һәм шәһәр күләмендә оештырылган милли-мәдәни чараларның күпчелегендә катнаштылар.

Әйтеп үткәннәрдән тыш 2008 елда шәһәр милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлегендә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга да булды: август аенда өлкәнең төньягында урнашкан Тевриз һәм Усть-Ишем районнарына тарихи-мәдәни экспедиция оештырылды. Экспедициягә мохтарият әгъзаләре, “Умырзая” ансамбле сәнгатъкәрләре һәм танылган җәмәгать эшлеклесе, галимә, язучы Фәүзия Бәйрәмова чыкты.

Экспедиция барышында алар халык белән якыннан аралаштылар, фольклор һәм тарихи материаллар җыйдылар, Себердә яшәүчеләрнең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштылар, бер уңайдан халыкка мәдәни хезмәт күрсәттеләр. Әлеге сәяхәт нәтиҗәсендә Фәүзия Бәйрәмованың “Туран иле” дигән тарихи әсәре туды, ә “Умырзая” ансамбленең репертуары яңа фольклор җырлар белән баетылды, татар авыллары белән булган элемтәләре ныгыды.

Өлкәдә эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары да узган елда кайбер уңышларга иреште: Шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле Казанда, Түбән Камада, Новосибирски өлкәсенең Колыван районында, Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә, Казакъстанның Семей шәһәрендә, Алтай краенда һәм Омскиның үзендә оештырылган фестивальләрдә, конкурсларда катнашты һәм төрле дәрәҗәләрдәге димломнар белән бүләкләнде.

Большеречье районы Үләнкүл авылының инде 19 ел буе эшләп килгән “Наза” ансамбле узган елны беренче мәртәбә Русия күләмендә оештырылган татар фольклоры фестивалендә катнашты, Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында узган “Түгәрәк уен”да чыгыш ясады. Призлы урыннар яуламасалар да, коллектив бәйгедә катнашуыннан канәгать калды, аннан рухи көч алып, илһамланып кайтты. “Фестивальдә катнашу безнең өчен бер яктан көчебезне сынау булса, икенче яктан, тәҗрибә туплау, үрнәк алу булды”, ди коллективның җитәкчесе Нәҗибә Ширбагина.

Өлкәнең Тара район үзәгендә эшләүче “Якташ” балалар коллективы да 2008 елда үзен Русия күләмендә күрсәтә алды. Алар Екатеринбург шәһәрендә үткәрелгән татар сәнгате бәйгесендә катнаштылар һәм лауреат исеме яуладылар.

Тара шәһәренең үзендә узган елның декабрендә “Нур” мәдәният үзәге тырышлыгы белән “Озын көй” районара җыр бәйгесе оештырылды. Ул да өлкәдә эшләүче татар коллективларына узара танышырга, берләшергә һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырды.

Узган елда Омски өлкәсендә тагы бер татар оешмасы барлыкка килде. Муромцево район үзәгендә “Татар дөньясы” дип исемләнгән клуб оешып эшли башлады. Бу оешманың беренче күзгә күренерлек эше – район күләмендә сабантуй оештыру булды.

Себер ягына сәяхәт
2008 елда Омски татар оешмаларының эшләре гел ал да гөл генә булып тормады, кайбер югалтулар да булды. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте арендага алып торган бинасын югалтты. Даими аренда бәясен түләмәү сәбәпле, мохтариятне бинадан чыгардылар. Бу оешмада тагын бер үзгәреш булды: мохтариятнең җитәкчелеге алышынды. Конференция җыеп, сайлаулар үткәреп тормыйча гына, мохтарияткә яңа җитәкче билгеләнде. Бу үзгәрешнең уңай ягы да булды кебек, мохтариятнең эшчәнлегендә берникадәр җанланыш сизелде. Дөрес, бу җанланыш әлегә шәһәрдә сабантуй үткәрүдән һәм Татарстан артистларының концертларын оештырудан гыйбәрәт.

Узган ел мәгариф өлкәсендә дә берникадәр артка китеш булды - башка төбәкләрдә кебек, Омскиның татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләр кимеде, кайбер мәктәпләрдә хәтта факультатив кына булып калды. Шулай итеп, мәктәпләрдә туган телне өйрәнү мөмкинлеге кимеде.

Менә шундый уңышлар һәм кайбер югалтулар белән керделәр Омски татарлары 2009 елга. Яңа ел нинди үзгәрешләр алып килер, ансын вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG