Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ кытлыгы Татарстанны да "биетә"


Татарстанның кайбер районнарындагы халык газ басымының түбән булуы сәбәпле, өйләре җылынмауга зарлана.


“Газпром” Украина һәм Европага газ җибәрүне туктату белән бергә, үз халкыннан да ягулыкны кызгана башлады булса кирәк. Декабрь аеннан бирле Арча, Апас, Түбән Кама һәм башка кайбер районнардагы халык өйләрдә суык булуын әйтә.

“Элекке елларда җылы була иде. Бу кышны торбалар кайнар түгел, ә җылымсырак кына. Бәлки көннәр бик салкын торганга газ да җитеп бетми торгандыр инде”, ди Апаста яшәүче Гөлшат апа.

Әлеге районда яшәүче икенче ханым халык арасында “газга һава кушалар икән” дигән сүзләр йөрүен әйтте. Ягъни, элегрәк бөтеп кеше җәен-кышын махсус билгеләнгән югары бәя белән түләсә, хәзер халыкның барысы да күпме газ кулланганын исәпләүче җайланма (счетчик) куйдырды. Һәм шул сәбәпле, газ хезмәтенә азрак акча керә икән. Чөнки җәй көне газ кулланылышы бөтенләй аз. Һәм кышын күбрәк акча эшләү өчен газга һава кушу ихтималлыгы барлыгын әйтәләр.

“Хәзер Русиядәге халыкның күпчелеге өйләрен генә түгел, хәтта мунчаларын да газ белән җылытуга көйләде. “Газпром” җитәкчелеге ихтыяҗ зурлыгын аңлый. Һәм бәяне арттыру өчен махсус шулай эшли торгандыр”, дигән фикердә тора Питрәчтә яшәүче Фәрит.

Чыннан да, “Газпром” Европага газны шактый югары бәядән сата. Һәм күбрәк акча эшләү өчен үз халкына караганда, алар ягулыкны экспортка җибәрүне отышлырак саный, күрәсең. Шуңадыр, кайбер татарстанлылар инде утын-күмер яга торган мичләрен сүтүгә үкенеп тә куя.

“Декабрь аенда авылда ялда булдым, шул вакытта газның кимегәне сизелде, чөнки мунча газга көйләнгән һәм аның ике җайланмасы да эшләп торуына карамастан, мунча бик акрын җылынды. Шулай ук камыр ашлары пешерергә туры килде һәм анда да башка вакыт белән чагыштырганда, газ миченең начар эшләве күзгә ташланды. Ике таба ризык түгел, ә берсен генә куеп пешерергә туры килде. Җылылыкка килгәндә, исә безнең өй гел салкынча, шуңа җылыткыч кулланабыз”, диде тумышы белән Арчадан булган Фәридә.

“Газпром-трансгаз-Казан” оешмасында исә газ җибәрү белән бернинди проблема юклыгын әйттеләр. Киресенчә, һава торышы салкын булу сәбәпле, тиешеннән артыграк җибәрүләрен белдерделәр. Шулай ук җылылыкның аз булуы һәрвакыт газга бәйле булмаска мөмкинлекне дә искәрттеләр.

“Әлбәттә газны җылылык белән бәйләргә була. Әмма башта ни өчен котельныйлар тулы күәтенә эшләмәгәнен ачыкларга кирәк. Әгәр дә алар куллана торган газ басымы чыннан да да аз килә икән, ул вакытта инде тикшерү үткәрү кирәк булачак”, диде “Газпром-трансгаз-Казан”ның өлкән диспетчеры.

Яңа ел яллары 11 гыйнварга кадәр булу сәбәпле, районнардагы газ хезмәтләреннән аңлатма алып булмады.
XS
SM
MD
LG