Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова Шәймиевкә хат язган


Татар халкының Милли Мәҗлесе рәисәсе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә татар хәрәкәте активистларын эзәрлекләүләргә ризасызлык белдереп хат юллаган.

Бу турыда Милли Мәҗлеснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатта 4 гыйнварда Милли хәрәкәт җитәкчеләренең өйләрендә тентүләр үткәрелүе, документларның, компьютерларның тартып алынуы турында хәбәр ителә.

Фәүзия Бәйрәмова президентның игътибарын соңгы елларда Татарстанга басымның артуына, татар халкының хокуклары кысылуга юнәлтеп үзләренә белдерелгән милләтара низагъ чыгару турындагы гаепләүләрне уйлап чыгарып махсус оештырылган эш дип атый һәм моны хурлык дип бәяли.
XS
SM
MD
LG